Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулы Татарстанның иң яхшы төзекләндерелгән шәһәрләре арасына керде

Казанда "Татарстан Республикасының иң төзек торак пункты" конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды.

Халкы 100 меңнән дә артык булмаган шәһәрләр номинациясендә Баулы икенче урынны алды.

Конкурс нәтиҗәләрен ясаганда торак пункт тормышына йогынты ясаучы унлаган критерий игътибарга алынган.

Баулы шәһәренең төзекләндерү һәм яшелләндерү идарәсе директоры Равил Шәриповка дипломны Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары тапшырды.

ТР төзелеш министрлыгының пресс-хезмәте фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев