Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулы районында якташ язучыларны искә алдылар

Онытылмас шәхесләребез исемлеген якташларыбыз Исергәп авылында туып-үскән бертуган Вахит һәм Миргазиян Юныслар да тулыландыра. Бүген Исергәп урта гомуми белем бирү мәктәбендә "Һич басылмас моң тибрәлә туган як җилкәнендә" дип исемләнгән Миргазиян Юнысны искә алу кичәсе булып үтте.

Татар әдәбиятының философы, сәясәтче һәм ялкынлы публицист Миргазиян Юнысны искә алырга Мәскәү шәһәреннән кызы Камилә Юнысова, Татарстан язучылар берлеге рәисе Рәфис Корбанов, әдәбият галиме, тәнкыйтьче, шагыйрь Равил Рахмани, язучылар Айдар Хәлим, Гәрәй Рәхим, район җитәкчеләре, туганнары, авылдашлары һәм аның иҗатын үз итүчеләр килде. Мәктәпнең актлар залында башланган чара, бертуган Юнысовлар музеенда дәвам итте. Искә алу кичәсеннән соң, чарада катнашучылар Юнысовлар күмелгән зиратка барып чәчәк бәйләмнәре салдылар. Бу хакта тулырак сез Баулы телевидениесендә 2 нче июнь көнне хәбәрләр чыгарылышында карый алачаксыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев