Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулы районында кече авыл көнен үткәрделәр

Кичә Томбарлы авыл җирлегенең Шәмәй авылында бәйрәм гөрләде.

Өченче ел рәттән уздырылучы бәйрәмгә биредә туып-үскән, хәзер Баулыда һәм башка җирләрдә яшәүче авылдашлар да кайтты.

Тантана быел бриллиант туйларын билгеләп узган мөхтәрәм пар Наилә һәм Габдулла Гарифуллиннар ихатасы каршында уздырылды. Урамда табын корылды, янәшәдә генә пылау пешерделәр, самавырда чәй кайнаттылар. Бәйрәм кәефе тудырып, бар авылны яңгыратып көйләр уйнатылды.

Халыкны авыл җирлеге башлыгы Әдибә Шәйдуллина сәламләгәннән соң, азан әйтелде, авылның иминлегенә багышлап дога кылынды. Аннары сүз кунакларга - бөтендөнья татар конгрессы каршында эшләп килүче "Ак калфак" татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы Баулы бүлекчәсе вәкилләренә бирелде. БТКның җирле бүлекчәсе рәисе Рәзинә Шараева оешма белән таныштырып киткәч, ханымнар әбиләре, әниләреннән сакланып калган милли киемнәрне күрсәттеләр, аларның тарихын тасвирладылар, мөнәҗәтләр укылар. Иң нәни чыгыш ясаучы Аделина Садыйкова саф татарча шигырь укыды.

Бәйрәм кунакларын шулай ук район башлыгы урынбасары Миңнефоат Хәсиятуллин сәламләде. Ул Гарифуллиннар гаиләсенә район башлыгының рәхмәт хатын тапшырды. Гомерләре буе җирле авыл хуҗалыгында көч куйган ветераннар парын "Берлек" җәмгыяте җитәкчесе Зөфәр Җәләев тә тәбрикләде, аларга үз бүләген тапшырды.

Бәйрәм Томбарлы мәдәният йорты артистлары, Шәмәй үзешчәннәре, Баулы мәдәният йорты каршында эшләүче "Асылъяр" ансамбле, Сәрия Хәмитова җырлары белән бизәлде.

Тулырак итеп "Хезмәткә дан" газетасында укыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев