Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулы полиция ветераннары яңа җитәкче белән танышты

Полиция бүлегендә эшләп лаеклы ялга чыккан ветераннар яңа җитәкче белән танышты. Очрашу барышында полиция бүлеге ветераннары Советы отчеты тыңланылды, советка яңа рәис билгеләнде.

Баулы эчке эшләр бүлегенең яңа җитәкчесе Руслан Лавров ветераннарны үзе белән таныштырганда рус һәм татар телендә чыгыш ясавы күпләр күңеленә хуш килде. Ул кыскача гына үзе турында, ветераннар Советы, аларның эшләре, бүгенге тормышы белән танышу бик кирәкле гамәл икәнлеген әйтте. Һәр оешманың "алтын нигезе" - анда эшләп лаеклы ялга киткән ветераннар. Озак еллар халык өчен гомерен багышлаган, өлкән яшьтә булуына карамастан, һаман үзе яшәгән төбәктә һәр җирдә беренчеләрдән булып башлап йөрүче Петр Зотагинга рәхмәт хатын тапшырды.

Очрашуда Петр Зотагин ветараннар Советының бүгенге тормышы турында сөйләп үтте. 17 апрель көнне Баулының полиция бүлеге ветераннарының Алабуга шәһәрендә "Яз истәлеге" дип исемләнгән фестивальдән җиңү яулап кайткан. Республиканың 13 районыннан өч йөзләп кеше катнашкан зур чарада баулылылар 3нче урынга лаек булган.

Очрашып сөйләшү барышында Петр Зотагин сәламәтлеге какшау сәбәпле ветераннар Советына рәислеккә башка кандидатларны карауны тәкъдим итте. Бу вазыйфага полиция ветераны Хәмит Зәйнәгытдинов билгеләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев