Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулыда йөзенче бала туды

ТАССРның 100 еллыгы елында Баулы районында йөзенче сабый дөньяга килде.

Альбина һәм Дамир Әхмәдиевлар гаиләсендә 17 июльдә туган сабый Баулы районында 100нче бала булды.  Сабыйга  Морат исеме кушканнар.

Бүген Баулы районы башлыгы Рамил Гатиятуллин ЗАГС бүлегендә таныклык тапшыру тантанасында бәхетле әти-әнине котлады. Ул, бала тууны кеше тормышындагы иң бәхетле мизгел, дип билгеләп үтте һәм Альбина һәм Дамир Әхмәдиевларга 100нче номерлы бала туу турында таныклык, шулай ук ТАСС төзелүгә 100 ел истәлек билгесен, бүләк һәм чәчәкләр тапшырды. Район башлыгы яшь гаиләгә иминлек, ныклы сәламәтлек теләде.

 

Альбина һәм Дамир 2017 елның кышында танышкан, ә 2018 елның августында туй үткәргәннәр. Һәм менә күптән көтелгән вакыйга булды – аларның уллары туды. Гаилә башлыгы Дамир Әхмәдиев сүзләренә караганда, районда йөзенче бала туу уңаеннан котлау аның өчен көтелмәгән һәм күңелле хәл булган.

Бала туу – һәрвакыт бәйрәм ул, әле дә ниндидер эйфория кичерәм. Шулай ук безнең сабыйның районда йөзенче бала буларак билгеләп үтелүе дә күңелле. Дөресен генә әйткәндә, мин, Татарстанда мондый традиция бар, дип уйламадым да. ЗАГСка алырга килдем, һәм монда очраклы рәвештә вакыйгалар үзәгенә эләктем, –  дип сөйләде ул “Баулы-информ”га.

 

Бу хакта тулырак мәгълүматны Хезмәткә дан газетасыннан укырга һәм Баулы телевидениесеннән карарга мөмкин.

Айгөл Габдрәфыйкова фотосурәтләре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев