Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулыда яллар күңелле уза

Кышкы каникуллар дәвам итә. Яңа ел каникуллары чорында шәһәрдә һәр көн диярлек төрле чаралар оештырыла. Бүген дә Октябрь мәйданында “Карлы батл” дип исемләнгән спорт-күңел ачу чарасы узды.

“Карлы батл”ны Муса Җәлил исемендәге мәдәният йорты хезмәткәрләре оештырды. Бүген урамда суык шуңа мәйданда балалар күп түгел иде. Чарага килүчеләрне алып баручылар ике командага бүлде һәм аларга төрле биремнәрне үтәргә куштылар. Кышкы хоккей, түгәрәк аркылы чыгу, шарлар тутыру кебек уеннарда балалар теләп катнаштылар.

Ахырда алып баручылар чарада катнашучыларның барысына да баллы призлар тапшырды.   

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев