Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулыда сугыш һәм тыл ветеранын котладылар

Эш стажы 50 елдан артык булган хезмәт ветераны, тыл хезмәтчәне Гөлчирә Габдрәхим кызы Хәйруллина үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп узды.

Юбиляр яши торган фатирның кайда урнашканы ишегалдына керү белән үк күренеп тора иде: подъезд ишек төбен шарлар белән бизәгәннәр. Фатир эче кунаклар белән гөж килеп тора. Гөлчирә апаның кызлары, якыннары, тәмле ризыклар белән тулы мул табын әзерләп, кунаклар килүгә әзерләнәләр иде. Гөлчирә апа ак яулыгын килешле итеп бәйләп котларга килгән һәр кешене якты йөзе, тәмле сүзе белән каршы алды.

Гөлчирә Габдрәхим кызы Баулыда туып үсә, ул кечкенә чагында ук әнисе чирләп вафат була. Әтисе дә сугышка китеп, хәбәрсез югала.

– Ятим калдым, мине әбиләр, апалар, әтинең туганнары карады, – ди Гөлчирә апа. – Мин аларга таянып яшәдем, алар мине карап үстерделәр.

Гөлчирә апа кичке мәктәптә укып чыкканнан соң, Алабуга педагогия институтына керә. 1946 елда Баулы санэпидемстанциясенә санитарка булып эшкә урнаша. Анда төрле вазифаларда эшләргә туры килә аңа. Лаеклы ялга чыкканчы лаборантка булып хезмәт куя.

Гөлчирә апа Кама Тамагыннан Баулыга нефть чыгарырга килгән Салих исемле егетне үзенә гомерлеккә тормыш иптәше итеп сайлый. Аның белән 50 елга якын матур тормыш көтәләр, өч бала – ике кыз, бер ул тәрбияләп үстерәләр. Бүгенге көндә Гөлчирә апа ике оныгы, дүрт оныкчыгына шатланып яши.

– Безнең әни гомере буе укыды, һәрвакыт белем алырга омтылды, – ди Мәскәү ягыннан кайткан кызы Фәрида. – Әниебез тырыш кеше булды. Бакча карарга, чәчәкләр үстерергә яратты. Бер дә эшсез утырмады. Безне дә тырыш, хезмәт сөючән булырга өйрәтте. Әниебез сау-сәламәт булып, тагын озак еллар үзенең барлыгы белән безне шатландырсын иде.

– Әти-әниебез барыбызга да югары белем бирделәр, без барыбыз да яхшы җирләрдә эшләдек, – ди юбилярның уртанчы кызы Рәшидә. – Әниебез һәркемгә ярдәм кулы сузарга әзер торган кеше. Лаеклы ялга чыккач та тынгы белмәс  әниебез “Сәламәтлек” клубында шөгельләнде, гимназиядә гарәп телен өйрәнде.

Гөлчирә апа күзләре начарланганчы кул эшләре остасы да булган, теккән, чиккән, бәйләгән. Бакчада утырткан гөлләре дә Гөлчирә апаның җиңел кулларыннан бик тиз үсеп китә торган булган.

Юбилярны котларга якыннарыннан кала шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Данияр Бакиров, ул эшләп лаеклы ялга киткән оешма вәкиле килгән иде. Гөлчирә апага Россия президенты Владимир Путинның котлау хатын һәм истәлекле бүләк тапшырдылар.

Айгөл ХӨСӘЕНОВА

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев