Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулыда конкурска йомгак ясалды

Февраль аенда «Хезмәткә дан» район газетасы редакциясе һәм үзәк китапханә инициативасы белән Хәтер һәм Дан елына багышланган иң яхшы шигырьгә конкурс игълан ителде. Җиңүчеләр апрель аенда ук билгеләнде, әмма илдәге вәзгыять уңаеннан бүләкләү тантанасын кичектерергә туры килде. Бүген исә, ниһаять, җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды.

Чара бер минут тынлык белән башланып китте, анда катнашучылар шушы көннәрдә вафат булган соңгы Советлар Союзы Герое, Казанда яшәгән Борис Кузнецовны искә алдылар.

Конкурста катнашучыларның шигырьләре «Хезмәткә дан» газетасы битләрендә басылып барды.

Шунысы куанычлы, берничә дистә ел узса да, илебез халкы сугыш елларын хәтерли, онытмый,диде үз чыгышында «Баулы-информ» мультимедиа редакциясе җитәкчесе Евгения Леванова. – Әлеге конкурс катнашучыларның шулкадәр бай рус телен куллануы белән кызыклы булды, алар вакыйгаларның хронологиясен рифмага сала алганнар. Барлык шигырьләр дә безгә Бөек Ватан сугышы еллары вакыйгаларын искә төшерергә мөмкинлек бирде.

Шигырь бәйгесендә катнашучы бар күңелләрен биреп иҗат иткәннәр. Евгения Леванова сүзләренә караганда, кайбер шигырьләрне күз яшьләрсез укып та булмый.

Конкурста беренче урынга Яңа Чүте авылыннан Зәрия Сафиуллина язган шигырь лаек булды, икенче урын Виталий Безбородовның иҗат җимешенә бирелде, өченче урында Баулы кызы Гөлнара Зиновьева.

Бу турыда тулырак “Хезмәткә дан” газетасы битләрендә укый һәм Баулы телевидениесенең “Хәбәрләр” тапшыруында карый аласыз.

Айгөл Хөсәенова

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев