Башкортстанның Зирекле авылы укучылары Баулы районында булып кайттылар
Башкортстанның Зирекле авылы укучылары Баулы районында булып кайттылар
Халыкта "Язучының үзен белер өчен, аның туган ягына барырга кирәк" дигән гыйбарә кулланылыш тапкан.
- Кешене туган җире генә көчле, мәрхәмәтле итә. Кайчандыр шагыйрь шушы урамнар буйлап йөргән, чишмә суын эчкән, сугыш чоры авырлыкларын, ятимлек ачысын, беренче мәхәббәт хисен шушы изге җирдә татыган, - дип хәбәр итә "Хезмәткә дан" газетасына Башкортстанның Зирекле мәктәбе 11 сыйныф укучысы Юлия Рәкыйпова. - Фәнис Яруллин музеенда аның җитәкчесе Илмира апа Салаватова әдипнең тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләде, безне кызыксындырган сорауларга җавап, язучы тормышына тулы мәгълүмат бирде. Язучы белән бәйле шәхси документлар, эш кәгазьләре, китаплары белән якыннан таныштык. Без язучының үзен белер өчен, аның туган ягын күрдек. Эшчән, тырыш халкы һәм язучының якты истәлеген кадерләп саклаган авылдашлары белән сокландык. Бу искиткеч сәяхәт күңелдә озак сакланыр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев