Алтын туйлары белән котладылар
Бүген Баулыда яшәүче Әбраровлар гаиләсе алтын туйларын билгеләде.
Халыкара инвалидлар көне уңаеннан ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре бүген Тәлгать һәм Зия Әбраровларны алтын туйлары белән котладылар.
Тәлгать аганың 40 ел гомерен балалар тәрбияләүгә багышлаган, ә тормыш иптәше Зия ханымның хезмәт биографиясе нефть тармагы белән бәйле. Зия ханым өчен икеләтә бәйрәм - бүген ул 80 яшен тутырды.
Ярты гасыр бер-берсенә таяныч, терәк булып гомер кичерүче парны бу матур вакыйга белән ЗАГС бүлеге начальнигы Сирена Мөрсалимова, сукырлар җәмгыяте рәисе Ольга Лыкова һәм Әбраровлар хезмәт куйган оешма вәкилләре котладылар, дип хәбәр итә муниципаль район сайты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев