Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Ачык коелар баулылыларга куркыныч тудыра

Баулының үзәк урамнарының берсе булган Энгельс урамында машина юлында канализация коеларының капкачлары еш кына ачык булуы машинада йөрүчеләргә дә, җәяүлеләр өчен дә куркыныч тудыра.

Бу хәлгә еш кына иртәнге якта юлда йөрүчеләр тап була.

- Игътибарлы булмыйсың икән машина тәгәрмәчең коеда булуын көт тә тор, - ди машина йөртүче Айгөл Латыйпова. Кем дә булса, ныклап зыян күргәч кенә, яхшылап эшләп куярлар бәлки, шунсыз булмас.

Ачык кое тирәсеннән узып барган җәяүлеләр Миләүшә Әхмәтова һәм Флүзә Файрушина да бу хәлне еш күрүләрен әйттеләр, чөнки Коега төшәргә теләмәгән машина йөртүче каршы як хәрәкәт полосасына чыгып үз юлын дәвам итәргә мәҗбүр була. Нәтиҗәдә, ике як өчен дә юл һәлакәте килеп чыгарга мөмкин.

Әлеге хәлне аңлатып, без шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Равил Шәриповка мөрәҗәгать иттек.

- Бу юнәлештә эш бара, торак-коммуналь хезмәтләр һәм халык белән эшләү буенча белгеч Ирек Галимов коеларның капкачларын тәртипкә китерү өстендә эш алып бара, - дип җавап бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев