Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

15 ел эфирда

Баулы телевидениесе шушы көннәрдә үзенең 15 еллык юбилеен билгеләп үтәчәк. Ул 1997 елда шәһәребез хакимияте тарафыннан оештырылды.

Үз эшчәнлеге чорында "Баулы телевидениесе" телекомпаниясе шактый уңышларга иреште. Мәсәлән, 2001 елда ул региональ телекомпанияләрнең "Татарстан дулкынында" VI фестивале дипломына лаек булды, 2002 елда "Киләчәк синең кулларда" иң яхшы телепрограммасы", 2005 елда "Региональ телевидениедә иң яхшы тапшыру" дипломнарын һәм, "Россиядә проблемаларны чишү процессына киң җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп итү" темасын яктырту өчен, БМОның Россия Федерацияcендәге вәкиллегенең рәхмәт хатын алды. 2006 елда БРТ чираттагы бүләкне - региональ вакыйгаларны яктыртуга лаеклы өлеш керткән һәм социаль юнәлгәнлек өчен, "Шәфкатьлелек" Бөтендөнья хәйриячелек альянсы дипломын яулады.
ТНТ телеканалы 2011 елдан алып Баулы телевидениесенең челтәр партнеры булып тора. Бүгенге көндә "ТНТ телечелтәре"нең 1045 шәһәрдә 520 партнеры бар. ТНТ исеме "Твое Новое Телевидение" сүзләренең беренче хәрефләреннән төзелгән. 2011 ел йомгаклары буенча ТНТ каналы, 6-54 яшьлек аудиториянең 9,6 процентын үзенә җәлеп итеп, иң көчле биш телеканал арасына керде. 18-30 яшьлек кешеләр аудиториясе буенча беренче каналдан гына калыша. Әлеге һәм башка мәгълүмат Россиядәге иң абруйлы TNS ТЭЛЛАП тикшерүләр оешмасы тарафыннан бирелә. "Әгәр дә бер телеканалны гына калдыру мөмкинлегегез булса, кайсына өстенлек бирер идегез?" - дигән сорауга респондентларның 40 проценты ТНТны атаганнар. Бу Россиядә яшьләр, үзен яшь дип санаучылар арасындагы иң популяр канал. Телеканалның максаты шундый: үзләренең кәефләрен күтәрергә теләгән чакта, телетамашачылар ТНТны кабызсыннар.
ТНТ телетапшыруларын ретрансляцияләүдән тыш, безнең Баулы телевидениесе рус һәм татар телләрендә җирле яңалыкларны, "Лицом к городу", "Татнефть вакыты" программаларын күрсәтә, күптән түгел "Казан" телерадиокомпаниясенең "Башкала" программасы ретрансляцияләнә башлады. Тамашачылар котлаулар, спектакльләр, спорт һәм мәдәни тапшыруларны, "Яшьләр яңалыклары"н яратып карыйлар. Баулы телевидениесе, төрле тапшырулар, сюжетлар чыгарудан тыш, реклама роликлары, белдерүләр, телетекстлар әзерли һәм эфирга чыгара, район һәм шәһәр халкын һава торышы белән таныштыра. Баулылылар үзләренең телевидениеләрен яраталар һәм ул үткәргән конкурсларда актив катнашалар.
Баулы телевидениесе чын мәгънәсендә кадрлар мәктәбе булып тора. БРТ мәктәбен узган телеоператор Булат Шәфыйгуллин, хәбәрчеләр Айгөл Батршина, Светлана Спирина, Диана Богомолова, видеомонтажчылар Алик Мөхәммәдиев, Роберт Нәбиуллин, Альбина Дельцова һәм башкалар бүген "Казан", "Эфир", "Төмән" телерадиокомпанияләрендә эшлиләр. "Хезмәткә дан" район газетасын җитәкләүче Азат Зиннуров элек телевидениенең баш мөхәррире булып эшләде. Аннан тыш, редакциядә хәзер БРТның элекке журналистлары Айгөл Хаҗиәхмәтова һәм Лениза Гарифуллина да эшлиләр.
"Татмедиа" ААҖ "Баулы радио һәм телевидениесе" филиалында бүгенге көндә 15 кеше эшли. Коллектив бердәм, тотрыклы, алга куелган бурычларны уңышлы хәл итә. Коллективның 65 проценттан артыгы телекомпаниядә озак еллар эшли. Аларның күпчелеге максатчан, төпле фикерле яшьләр. Телевидениегә тугрылыклары өчен Станислав Егоровка, Руслан Шәйхетдиновка, Флорида Вәлиевага, Марат Сәетгәрәевка, Айгөл Гнибединага, Альберт Бохараевка, Артём Забродинга, Рәфия Галиевага рәхмәт белдерәсе килә. Артур Гәрәев, Татьяна Овчинникова, Зилә Әхмәтнәбиева, Айгөл Гыйләҗеваның тырыш хезмәтләрен дә билгеләп үтмичә мөмкин түгел.
Хөрмәтле тамашачыларыбыз, партнерларыбыз һәм клиентларыбыз! Телекомпаниянең узган чордагы эшчәнлеге сезнең ышанычыгызны һәм хөрмәтегезне яулауга юнәлтелгән иде. Шуңа күрә, 15 еллык юбилеебызны билгеләп үткән вакытта, безнең белән бергә булганыгыз, безгә үсәргә ярдәм иткәнегез өчен сезгә олы рәхмәтебезне белдерәбез.
Бу еллар эчендә телекомпанияне үстерү юлында зур эшләр башкарылды. Телевидение ул - аеруча тиз үсүче тармакларның берсе. 2015 елга кадәр без цифрлы телевидениегә күчүне планлаштырабыз, нәтиҗәдә реклама бирүчеләрнең ихтыяҗларын тагын да тулырак канәгатьләндерербез дип ышанам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев