Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Гыйбрәтле хәлләр

Татарстанда ир-ат энесен кинодагы кебек үтерә

Татарстанның Кама Аланы бистәсендә яшәүче 46 яшьлек ир-ат кинодагы күренешне кабатлаган һәм икетуган энесен үтергән. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

Узган шимбәдә, 19 октябрьдә Кама Аланында яшәүче 46 яшьлек ир-ат 45 яшьлек туганы белән спиртлы эчемлекләр эчкән һәм кино караган. Энесе абыйсының кинодагы кебек үтерә алмавын әйткән. Ә тегесе исә пычак алып, боевиктагы хәлне кабатларга булган – туганының эченә чәнчегән. Аннары йокларга яткан.

Йоклап торгач, абыйсы туганының үлгәнлеген күргән. Ул ашыгыч ярдәм һәм полиция чакырган. Ир-атны тоткарлаганнар. Аңа «Үтерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Ул тикшерү вакытында сак астында булачак.

Фото: /pixabay.com

Чыганак: https://tatar-today.ru/2019/10/53357/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев