Бөркет күзле Тимер Илбашы
Халкың юл югалтса, маяк бул син, Бөркет күзле Тимер Илбашы!
Шәймиевкә котлау кәгазе
Безнең районда үзе турында капма-каршы бәяләр алган, бик катлаулы шәхес район башлыгы булып эшләп киткән иде. Бу кеше турында Баулыда кемнән генә сорасаң да, аңа карата үз мөнәсәбәтен әйтми калмас – кемдер мактар, кемдер хурлар.
Мин үзем дә шул чорда җитәкче булып эшләгән кеше – район газетасы мөхәррире идем. Төнге уннарга кадәр эш урынында булу минем өчен гадәти хәлгә әверелгән иде. Яхшымы бу - яманмы, бертөрле генә бәя бирүе дә кыен. Авыр, ләкин кызыклы иде ул заманнар. Бер тапкыр туры мәгънәсендә 24 сәгатьтән артык эшләргә туры килде. Иртәнге сигездә эшкә киткән кеше икенче көнне иртәнге тугызлар тирәсендә генә аңгы-миңге килеш өйгә кайтып кердем. Сүзем шушы тәүлек турында.
Минтимер Шәймиевнең 60 яшьлек юбилена каршы көн иде. Ул чакта администрациянең оештыру бүлеге җитәкчесе Римма Миргасимовна Солтанова миңа “бик куанычлы” хәбәр җиткерде. Иртәгә Президентны юбилее белән котларга баралар икән. Шул уңайдан бик матур, төсле итеп (ул чакта районнарда төсле басу юк иде), Президентның фотопортреты төшерелгән котлау кәгазе әзерләп бирергә тиеш икән мин. Иртәнге җидегә хәтле минем өстәлдә булсын, дип әйткән башлык.
Аңа ни? Әйткән дә беткән. Аңлатып кара син аңа, без алган станок бер генә төс белән баса ала дип! Башыңны өзәр! Ычкындыңмы әллә, дияр. Чөнки атна саен 5000 тираж белән төсле газета чыгарабыз бит. Аның аңлавынча, биш меңләп газета баса алган станок бер котлау кәгазен генә өч секундта чыгара да бирә. Әмма типография технологиясеннән бик ерак торган кешегә генә бу мәсьәлә шулай гади тоела.
Хәзер булса, ә дигәнче төсле принтердан чыгарып бирер идем. Тик ул чакта юк иде шул әле алар.
Газета басу станогы принтер түгел шул... Аның эш процессы шундый – ун меңне бастың ни, берне бастың ни – бер үк диярлек эш күләме башкарыла. Булса иде ул дүрт төсне бер юлы басучы станок! Ким дигәндә ике төсне бер юлы басса да әле ул... Безнеке бит бер генә төсле. Тулы төсле рәсем килеп чыксын өчен бер үк кәгазьгә дүрт төсне дүрт тапкыр басу кирәк. Шул ук вакытта рәсемнең һәр ноктасы бер ялгышусыз нәкъ үз урынына төшәргә тиеш. Минем ни турында сөйләгәнне аңлыйсыгыз килсә, типографиядә басылган теләсә-кайсы фотосурәтне лупа аша зурайтып карагыз. Шунда күренер нинди нокталар һәм нинди төгәллек кирәге. Кайсы-кара, кайсы – кызыл, кайсы – зәңгәр алар. Хәзерге дүрт төсне бер юлы басучы станокларда аларның төгәллеген бер тапкыр көйлиләр дә, сыптыралар гына меңләгән, миллионлаган тиражлар белән.
Төгәллекне көйләү механизмы гаять тупас – ике боргыч белән кәгазьнең горизонталь һәм вертикаль буенча урынын үзгәртәсең. Шул вакыт очраклы рәвештә, ялгыш кына күпмедер күләм кәгазьгә теге нокталар үз урынына туры килеп басыла. Станок бер генә төс өчен чыгарылган булганлыктан, син көйләгән хәл һәм кәгазьнең торышы озак сакланмый – үзгәрә. Басучы моны күреп ала да тагын боргычларга тотына. Нәтиҗәдә, бик күп брак басыла. Яхшырак чыкканнарын сайлап аласың да, бераз буяулары кибә төшкәч, алар өстенә башка төсләрне басасың. Бәхетеңә берничә уңышлы экземпляр табыла икән – син җиңүче!
Район башлыгына боларны сөйләп торудан мәгънә юк. Ул барыбер аңа ышанмаячак. Эшлисе килми моның, дип кенә уйлаячак. Ярар, дидем дә, кайтып киттем эш урынына. Алда бер тәүлек вакыт бар. Чыгышырбыз әле ничек тә. Компьютер версткасында утыручы күрше Октябрьский шәһәреннән килеп эшләп йөрүче Андрейга мәсьәләне аңлаттым. Ул мактау кәгазе дизайнын эшләп ташлады. Өстә Шәймиев портреты, уртада – котлау сүзләре, астарак – юбилярга багышланган бер куплетлык шигырь булырга тиеш дип тәгаенләдек. Котлау сүзләрен яздым, шигырь генә табасы калды. Ул вакытта хәзерге кебек интернет юк. Китапханәгә чумып, шагыйрьләрнең китапларын актарып утырырга вакыт шулай ук юк. Үзем ничек булса, әвәләсәм генә инде дип, баш ватып йөрим. Кулымда Шәймиев портреты. Текәлеп карыйм тегеңә. Шул вакыт “Бөркет күзле, тимер Илбашы!”, – дигән фраза башка килә. Куанычымнан дөнья яктырып китте кебек.. Бу бит – оеткы! Беркем дә әйтмәгәнчә образ – ошар бу бабайга, дим. Калганы инде, урыс әйтмешли, дело техники. Беренче ике юллыгы халык иҗатыннан алынса да ярый – рифма гына булсын, әдәби кыйммәте юк әйбер – котлау гына ич. Нәтиҗәдә! Менә ни килеп чыкты:
Кар бураннар ерып барган чакта
Ниләр күрми ат һәм ир башы...
Халкың юл югалтса, маяк бул син,
Бөркет күзле Тимер Илбашы!
Шигырь булды бугай. Бар да әзер, басасы калды.
Компьютердагы макетны төсләргә аерып, башта пленкага чыгардык, аннан соң аларны металл пластинкаларга төшердек. Дүрт төскә дүрт пластинка. Ниһаять басу этабына килеп җиттек. Булачак бракларын исәпкә алып, 500 бит кәгазь алдык.
Шул 500 бит кәгазьдән яхшы сыйфатлы бер экземпляр китереп чыгара алсак – җиңү була. Инде кич тә җиткән, аяк өсте генә капкалап алабыз да эшкә тотынабыз. Әйткәнемчә, күрше Октябрьский шәһәреннән булган версткачы Андрей, басучы ханым Зөлфия һәм мин – баш редактор, өчәүләп станокны урап алдык та, аллага тапшырып, ә дигәнче, беренче төсне үткәреп тә ташладык. Иң җиңеле бу, иң рәхәте – монда төгәллек кайгысы юк, кая төшә – шунда шәп. Икенче, өченче төсләрне басканда күргән нужаларны сөйләп тормыйм, алда әйткәнчә, һәр ноктаны үз урынына төшерү һәм браклар арасыннан иң яхшыларын сайлап алып киптерү – максат. Оештыру бүлеге мөдире Римма Миргасимовна икенче тапкыр килә инде. Бүген Мактау кәгазен алып китә янәсе, иртән башлыкның өстәленә кую өчен. Безнең эшләр бик әкрен барганын күреп шакката. Аңа процессның нидән гыйбарәт икәнен үз күзләре белән күрергә насыйп булды. Һәр нормаль кеше уйлавынча, бер Мактау кәгазе күп булса бер сәгать эчендә эшләнергә тиеш бит инде. Сәгать уникегә көч-хәл белән икенче төсне басып киптердек. Аның кибүе дә тиз түгел чукынган, ашыксаң, кәгазьләр бер-берсенә ябыша. Кәгазебез – ялтыравык, тыгыз кәгазь. Буяуны бик сеңдерми. Алар тизрәк кипсен өчен бөтен бинага таратып салдык. Продукциябез открытка сыман булырга тиеш - ни дисәң дә Президент портреты анда.
Сәгать беренче яртыларда ай-вайга карамый, басучы кызыбызны ире килеп алып кайтып китте. Гаилә бозып булмый инде – җибәрдем. Станок артына үзем бастым.
Йокы белән көрәшеп аңгы-миңгерәк йөргәнбездер инде, Римма Миргасимовна:
– Егетләр, сезгә кофе эчәргә кирәк, йокы аралаш эшегезнең рәте булмас, – диде.
– Кофе юк, чәй әзерләргә дә вакыт юк әле монда – дидем мин. – Ничек тә түзәрбез.
– Мин сезгә кофе китердем, Сәгыйть Мияссәрович, – ди бу һәм сумкасыннан термос чыгара. Алланың рәхмәтләре яусын, дип озаттык үзен. Кофе эчеп алгач, чынлап та йокылар ачылып китте.
Эш дәвам итә, әкрен генә басабыз, киптерәбез. Иртәнге өч белән биш арасында кәгазьләр кипкәнне көтеп утырганда икебез дә йокыга чумганбыз. Нәкъ сәгать биштә, дерт итеп уянып китсәм - станок эшләп утыра, аның алгы ягында Андрей башын салган, мин арткы ягында сөялеп, йоклап киткәнбез.
– Андрей, – дип кычкырып җибәрүем булды, теге мескен сикереп торып басуы булды. – Аталар бит безне, мәйтәм. Үзенең кайда икәнен аңламый. Көчкә аңына килде. Безнең соңгы төсне басасыбыз бар. Андрей пластинка ясарга китте, мин кипкән кәгазьләр арасыннан сыйфатлы дигәннәрен сайлап, иллегә якын экземпляр кәгазьне туплап басарга әзерләп куйдым. Андрейны көтәм.
Шул вакыт ишек шакыйлар. Төзелеш буенча башлык урынбасары Альберт Хәбибуллин килеп керде.
– Кайда, бир грамотаңны, – ди бу.
– Альберт Галимҗанович, әз генә көтегез, бер ярты сәгатьтән әзер булырга тиеш.
– Нинди ярты сәгать? Хәзер кирәк. Абзый китеп бара анда. Хәзер үк алып кил, диде.
– Әзер булмагач, ничек бирим инде?
– Әйдә, алайса, абзыйга үзең аңлат, – ди бу.
Киттек администрациягә. Машина белән очып барып җиттем. Башлыкның кабинет ишеген ачсам, өстәл читенә менеп утырган да, урынбасарларын эт итеп сүгә теге. Мине күрми – арты белән тора. Иртәнге нәрәдтер инде бу, дим эчтән генә. Бу кычкыра торсын, мин кайтып тиз генә басып бетерим әле ичмасам, монда вакыт үткәргәнче, дидем дә, кире “очтым” редакциягә.
– Пластинкалар әзер, аларны станокка кигезеп көйлисе дә, буяуларны алыштырып, басасы гына кала. Иллесеннән бер булса да шәбе чыгар әле дигән өмет белән эшкә керештек. Ярты сәгатьтән яхшы сыйфатлы, фотосурәттән аерып алгысыз берничә Мактау кәгазе әзер иде. Җилкәдән йөк төшкәндәй булды. Тиз генә администрацияне җыйдым да, Альберт Галимҗановичка шалтыраттым.
– Булды, – дим, – хәзер китерәм.
– Китереп йөрмә, абзый китте инде, – ди бу.
Мин өнсез калдым.
– Ничек китте? Грамотасыз китте мени?
– Шулай, грамотасыз китте.
Бу ни дигән сүз? Район башлыгы Президентның юбилеенә Мактау кәгазьсез анда ничек күренсен инде? Барысы да бүләкләр һәм Мактау кәгазьләре тапшыра. Безнеке нишли? Ул кайтканчы эштән китү турында гаризам аның өстәлендә булырга тиеш, дигән сүз бу.
– Альберт Галимҗанович, алла хакы өчен артыннан куа чык, рәхим итеп, Мактау кәгазе бик яхшы, югары дәрәҗәле килеп чыкты, йөзгә кызыллык китерерлек түгел, куып җитеп, кулына тапшыра күр зинһар, – дим моңа. Рәхмәт аңа. Алып китте... “Әлмәттә куып җитеп кулына бирдем”, – диде кайткач.
Ул көнне бәйрәм иттем. Соңыннан кайтаваз да ишетелде. Шул ук Альберт Галимҗанович җиткерде – Шәймиев шигырьгә игътибар иткән: “Ну язып та карыйлар! – дип канәгатьләнеп калган, “Бөркет күзле Тимер Илбашы”н укыгач. Авторы кем дип сораган. Кызганыч, белмибез, дигәннәр.
– Кем шигыре соң ул?, – дип сорый Альберт Галимҗанович.
– Төн чыкканчы каян алыйм мин сезгә профессиональ шагыйрь шигыре, үзем сызгалап ташладым инде шунда, – дидем.
Сәгыйть ӘХМӘТҖАНОВ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев