Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Саран тәре!..

    И, кешеләр, бигрәк кешелектән чыгып барабыз бит! Вак һәм эре мәсьәләләрдә дә!

    Кичке сигезләрдә күрше телефоннан чылтырата: “Үземне начар хис итәм, “скорый”га ишек ачырсың әле”, – ди. Үзенең домофоны юк, куйдыртмавының сәбәбен болай аңлатты: “Бик саран кеше мин, эштә дә саранлыгымнан көләләр хәтта!”

     Моны ул саран булуы белән горурланган кебек, мактаныбрак әйтте... Ярар, хәзер менә шул саран аркасында, домофон чылтыраганны көтеп утырам инде. Балконга чыгасы бар иде – чыкмыйм, я ишетмичә калырмын! Ваннада тастымаллар чайкатасы иде... Су тавышына ишетмәсәм?! Кухняга барасы иде – юк! Кухня ишектән ерак, суыткыч та гөжләп тора! Шулай көттем. Бик озак килмәделәр! Үземнең кан басымы күтәрелде – колаклар шаулый башлады. Сәгать ярымнар үткәч, түзмәдем, күршегә чылтыратам:

    – Хәлең ничек?! Тегеләр бигрәк озакладылар!

    – Нәсимә апа, мин бит үземне яхшы хис итә башладым да, “скорый”га килмәскә куштым.

    – Ә мин?! Ник миңа әйтмисең?! Көтеп утырам бит!!!

    – Соң бит, Нәсимә апа, үзең дә беләсең, минеке  – Билайн, синеке – МТС, беләсең бит акчаны күпме ала!

    – Ну саран тәре! – дип кычкырдым, гарьлегемнән елардай булып...

    Нәсимә Садыйкова

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: