Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Гыйбрәтле хәлләр

Мәхәббәткә киртәләр юк: 80 яшьлек пар өйләнешергә курыкмый

Стюарт Дженкинсон һәм Глэдис Хэкл күптән түгел генә өйләнешкәннәр. Аның нәрсәсе бар инде диярсез, әмма бу гаилә пары Британия матбагалар битләренә иң өлкән яшьтәге пар буларак эләгеп өлгергән: 2018 елда икесенә дә 80 яшь тулган.

Стюарт моңа кадәр ике тапкыр өйләнгән була, тагы да өйләнермен дип һич тә уйламый. Әмма 3 ел элек элекке гаилә дусты Глэдисны очрату белән бер-берсенә карата мәхәббәт хисләре туа. Берничә ел дуслашып йөргәннән соң, Стюарт Изге Валентин көнендә сөйгәне Глэдиска тәкъдим ясый. Глэдис ризалаша.

Глэдис 30 ел элек тол кала, Стюартны очраткач та аны ошата, әмма сиздерми. Гаилә дусты гына була.

 Гашыйклар сүзләре буенча, чын мәхәббәткә берни киртә түгел. Алар бик күңелле яши, актив тормыш алып баралар: мотоциклда йөриләр, трейлерда (йорт-машина) сәяхәт итәләр.

http://omet-rb.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев