Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • ​«МАЛ БҮЛЕШЕП ЙӨРМӘГЕЗ»

    «Мин сиңа ышанам. Син – арада иң акыллысы», – диде әнисе соңгы сулышында төпчек кызына.

    Авыл җирендә сүз тиз йөрүчән. Чыбыксыз телефон аша килеп ирешкән хәбәрне яше-карты гайбәт итеп түгел, гыйбрәт итеп сөйләде. «Хәдичә карчыкның кызлары мал өчен сугыша», – дип шаулашты халык. Дөреслеккә туры килми торган сүзләр иде бу. 

    Яшен 83 кә тутырып, урын өстенә ауган карчык, үләсен сизенепме, соңгы сулышында кызларына бернинди дә яңалык әйтмәде. Гадәттәгечә: «Кеше көлдереп, мал бүлешеп йөрмәгез. Сиңа әйтәм, – диде ул төпчек кызы Зөлфиянең кулын сыйпап, – үзең карарсың. Мин сиңа ышанам. Син – арада иң акыллысы». 

    Гомер буе өч баласын үз көче белән тартып барган, ире вафатыннан соң хан сараедай йорт җиткереп, кызларын кеше арасында ким-хур булмаслык итеп тәрбияләгән ананың бердәнбер васыяте иде бу. 

    Әниләрен соңгы юлга озату хәстәре белән йөргән арада, уртанчы кызлары Ләйлә, өйне үзебезгә күчерергә кирәк, дип, документлар артыннан чаба башлады. Чынында аның нинди эшләр майтарып йөрүендә берәүнең дә гаме-кайгысы юк иде. 

    Әнисенең үлгәненә кырык көне узгач, Ләйлә көтмәгәндә тавыш чыгарды: «Икегез дә җитеш тормышта яшисез, ә мин ирсез бала үстерәм. Өйне үземә яздырдым», – дип, туганнарын телсез калдырды. Бернинди тавыш та, кычкырыш, талаш та булмады. Зөлфия нибары: «Әнинең васыять итеп әйткән сүзен оныттыңдамы?» – дип сорап кына куйды. «Үлем түшәгендәге кеше ни әйткәнен үзе дә белми ул», – дип кырт кисте Ләйлә. 

    – Алайса, әнинең чиккән сөлгеләрен генә булса да алып китим әле, төсе итеп саклармын, – дип, Зөлфия әнисенең күз карасыдай саклаган сандыгын ачмакчы иде, Ләйлә шундук аңа аркылы төште: «Юк, бу өйдән берегез дә бернәрсә алып китмисез...» Олы апалары Сания, бәхәсләшмәче дигәндәй, Зөлфиягә кул гына селтәде. Әниләре исән чагында бер-берсе өчен җан бирмәктән иде алар. Ләйләнең комсызлыгы туганнарны чыгырдан чыгарды. Әниләре тикмәгә генә кисәтмәгән икән аларны. 

    Сиздермичә генә ике еллап вакыт узып китте. Зөлфия авырып киткән Сания апасы яныннан кайтып кермәде. Көннәрдән бер көнне бусагада Ләйлә пәйда булды. «Авыртканын әйтмисең, фатирын тартып алырга җыенасыңмы?» – дип, Зөлфияне чактан гына һушыннан яздырмады. «Апа авырып ята, ә син байлык турында уйлыйсың», – дип оялтмакчы булды Зөлфия. «Мин инде белештем, анда яман чир. Ул барыбер терелми. Ахыры ни белән бетәсен беләсең. Ә син башка килеп йөрмә. Кертмим», – диде дә, Зөлфиянең кулына төенчекләрен тоттырып, ишектән төртеп чыгарып җибәрде. Башын көч-хәл белән мендәрдән күтәргән Сания апасының: «Зөлфия!» – дип ачыргаланып кычкырганы гына ишетелеп калды. Ләйлә, сеңлесе китүгә үк, апасын хастаханәгә алып барып салды... һәм аннан инде алмады. Зөлфиягә апасы үлгәч кенә хәбәр итте. «Кил, күмәргә булыш, гел миңа гына димәгән», – диде ул трубкага кычкырып. Ничек килмәсен инде ул?! Килде Зөлфия, күмәргә дә булышты. Өчесен, җидесен дә үзе уздырды. Ләйләгә ышаныч юк иде. Ул аның соңгы минутларында апасы янына якын китермәвенең сәбәбенә төшенде: һаман да шул мал дип, апасының өч бүлмәле фатирын даулап, шулай кыланган ич ул... «Апа фатирны миңа калдырды. Ичмасам, ул минем хәлемә керә», – диде ул сеңлесенә ике уйларга урын калдырмыйча. 

    – Әни йортын сатып җибәргәннән соң хәлең ничек булгандыр, белмим. Апаныкын саткач, нишләрсең менә, – диде Зөлфия. – Хәрам ризык, хәрам мал бәрәкәтле булмый. Кара аны, бәла-каза килмәсен... 

    Шулай дип әйтүенә үкенә хәзер Зөлфия. «Акча гына керсен, ә нинди юл белән... анысы мөһим түгел», – дип әйтергә яраткан Ләйләнең тормышы барып чыкмады. Акчасын наркоманга әйләнгән малаена тотып бетерде. «Фатирны да яңарта алмадым. Бөтен акча шуңа кереп бетте. Хәерле акча булмады ул... – диде апасы бер очрашканда. – Әни әйтмешли, бәрәкәте булмады...» 

    Мәдинә АВЗАЛОВА

    http://syuyumbike.ru/yashaesh/otkrovenie/?id=8461

     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: