Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Гыйбрәтле хәлләр

Үлгән? Ой, тагын бер карыйм әле!

“Хезмәткә дан” газетасының “Гыйбрәтле хәлләр” конкурсына Фирая Бәдриевадан килгән язмадан өзек белән таныштырабыз.

Өлкән яшьтә булуларына, хроник авыруларына карамастан, башлаган эшләрен ахырына кадәр башкарып чыгарга җан тырмашып яшәүче кешеләр турында ишеткән очраклар шактый. Кызганычка каршы, еш кына алар фаҗига белән тәмамлана. Шулай да “үлеп, терелүчеләр” дә очрап тора.

Узган гасырның сиксәненче елларында мин авыл советында эшләгән чак. Ул ике катлы бинаның икенче катында урнашкан иде. Сберкасса һәм медпункт та шунда.

Күршедә кечкенә генә йортта Марфа түтәй белән Вениамин яши. Хуҗалык китабында алар ирле-хатынлы дип теркәлгән иде. Шулай да Марфа түтәй Вениаминны улым дип әйтә, чөнки яшь аралары – 27 ел. Марфа түтәй  –кечкенә генә, ябык гәүдәле 70 яшьләр тирәсендәге карчык. Вениамин карап торышка тыгыз тәнле ир-ат, тик бик үк сәламәт түгел. Гаиләдә Толик исемле онык та бар. Аның әнисе, Марфа түтәйнең кызы, улын әнисендә калдырып, еракка киткән.

Бервакыт Марфа түтәй белән кызык хәл килеп чыкты. Сентябрьдә бәрәңге алган чак. Кояшлы җылы көн. Авыл советы тәрәзәсеннән Марфа түтәйнең Вениамин белән бәрәңге алганнары күренеп тора. Вениамин казый, Марфа түтәй зур 15 литрлы чиләкләргә салып, көянтә белән ишегалдындагы базларына бәрәңге ташый. Икенче көнне Марфа түтәйнең туганы Валя апа авыл советына йөгереп керде дә Марфа түтәйнең үлгәнен хәбәр итте һәм секретарьдан аның кызына шалтыратуын үтенде. Шулай ук ул авылдагы бөтен туган-тумачалары җыелганын, мәрхүмне юарга су җылытуларын сөйләде.

Авыл советында эшләүчеләр өчен әлеге хәбәр көтелмәгән булды, чөнки кичә генә Марфа түтәй бакчада пыр тузып бәрәңге ала иде бит. Шуңа күрә, мин бераз урынсызрак сорау биреп ташладым:

–       Чыннан да үлгәнмени?

Валя апа кинәт кенә:

–       Ой, тагын бер карыйм әле, – диде дә чыгып йөгерде.

 Ахырын “Хезмәткә дан” газетасының 27 март саныннан укырга мөмкин.

“Хезмәткә дан” газетасы игълан иткән “Гыйбрәтле хәлләр” конкурсы шартлары турында биредән укый аласыз http://bavly-tat.ru/news/k%D3%A9n-temasyi/igtibar-konkurs

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев