Ике унлык
Октябрьский шәһәреннән Баулыга кайтырга чыккач, юлда кулын күтәреп торучы бер ханымны машинага утырттым.
Ерак та түгел, юл өстендәге бер авылга кайта икән. Авыл исемен язып тормыйм. Утыргач та, тормыш авырлыкларыннан, акчасызлыктан зарланып алды, иренең инвалид икәнен искәртеп үтте. Зур эшкә тотынуларын, теплица төзи башлауларын сөйләде. Юлга бик күп акча сорамасынга сөйлидер инде, дим эчтән генә. Уемда да юк иде – таксист түгел бит инде, берничә чакрым җир өчен акча сорарга. Авылына кайтып җитәрәк, сумкасын ачып акча барлый башлады бу. Мин моны күрүгә ук:
– Акча алмыйм, борчылмагыз, – дип туктатырга ашыктым.
– Юк инде, утырттыгыз, рәхмәт, бер егерме генә сум булса да калдырыйм инде, – дип, кәгазь акчалар кыштырдатты бу.
Минем ул көнне салонда ут юк иде, лампочкасы янган булды ахры, караңгы.
– Ихтиярыгыз, алайса, – дидем мин, – тик игътибарлы
булыгыз, ялгыша күрмәгез, караңгы бит.
– Юк, юк, күрәм, – дип, ике кәгазь унлыгын тизлек рычагы янындагы чокырсу урынга куйды да, рәхмәтләрен кабатлап, төшеп калды ханым. Мин юлымда булдым. Кайтып туктауга, подъезд каршындагы фонарьдан салонга яктылык төште. Карасам, теге чокырда ике унлык урынына ике биш йөзлек ята. Күземә күренәме әллә, дип аптырап, әйләндереп-әйләндереп карыйм. Юк – чып-чын биш йөзлек. Тәки бутаган караңгыда!
Иң беренче башыма килгән уй: “Мин киткәч тә, карга ятып елагандыр инде мескенкәй!”
Хәзер ул мине табалмый, мин – аны бит инде...
Дөресен әйтим, нәфес дигән шайтан да игътибарсыз калмады бу минутта. Белсәгез ничек кирәк иде миңа ул көнне әлеге мең сум! Бер тиенсез диярлек чагым бит. Малайны Казанга озатырга баҗадан бурычка алган көн иде. Әллә соң Аллаһы тәгалә ярдәм кулы сузарга булды микән, дип уйлап куйдым.
Тик күз яшьләре белән елап басып торган мескен авыл хатыны күз алдымнан китми. Сөйләвенә караганда, соңгы тиеннәрен санап яшәүче бик ярлы гаилә инде болар. Җитмәсә Ире инвалид. Хәләл көчен түгеп тапкан соңгы мең сумы! Хәзер ничек көн күрерләр инде?
Әһә, бер җеп бар икән барлыкка. Теплица кора башладык, дигән иде бит. Авылда бар да теплицалы түгелдер әле. Борылдым да, киттем Кире авылларына. Беренче очраган абзыйдан сорадым, кем монда теплица кора башлады, дип. Ерак та булмады, бик тиз эзләп таптым йортларын. Килеп керүем булды, тораташтай катып калды мескенкәем.
– Сез миңа ничә сум акча бирдегез? – дим. Азсынып килгән ахры дип уйлап, бөтенләй коелып төште бу.
– Ике унлык, дигән сүзләр көчкә чыкты авызыннан.
– Кошелегыгызны карагыз әле, дим.
Карады да:
– Әй, ходаем, биш йөзлекләрне биргәнмен бит, –дип өнсез калды.
Бирдем акчасын, рәхмәтләре чиксез булды, өйгә чакырып, сыйлап җибәрделәр.
Баулыда кафе ачачакбыз, сезне иң беренче кунак итеп чакырырбыз, алла боерса, диделәр.
Шуның белән әкият тәмам дип, күңелле итеп нокта да куясы килә. Тик бер җөмлә телдә асылынып кала. Үзем көләм, үзем язам: чакырмадылар каһәр! Алла боермады, күрәсең. Ярлы мескеннәр дә булып чыкмадылар. Ләкин үкенмим. Үз гамәлемә үзем сокланып, горурланып искә алам бу вакыйганы. Җаныма рәхәт.
Сәгыйть ӘХМӘТҖАНОВ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарии
0
0
Күңелгә рәхәт булып китте. Шәп хикәя, чынбарлык!
0
0
0
0
анын, урынына ходай син,а мен,е белэн кайтара
0
0