Баулы балаларын тәрәзәдән сикерергә котырталар
Исегездәме, безне бала чагыбызда убырлы карчык, бабай һәм башка куркыныч нәрсәләр белән куркыталар иде. Хәзерге заман балаларына нәрсә янаганын белгәч, убырлы карчык бик тә әйбәт кебек тоела башлый. Әти-әниләр бу хакта очраклы рәвештә генә белә. Баулыда да шундый хәл булган.
Бүгенге көндә интернет, социаль челтәрләрне кулланучы психик яктан авыру кешеләр балаларны соңгы чиккә җиткерергә мөмкин. Мәсәлән, җинаять кылырга яки тәрәзәдән сикерергә.
“Хезмәткә дан” хәбәрчесе шундый бер очракны бәян итә.
“Сәлам, Минем исемем Бабадук һәм мин сине инде өч ел күзәтеп торам. Һәм менә бүген сиңа хат язарга булдым. Алга таба да күзәтәчәкмен, дип кисәтәсем килә. Әлеге хатны 15 кешегә юлласаң, син исән калачаксың! Әгәр барысын да онытсаң, мин төнлә синең уенчыгың эченә кереп, якыннарыңны рәхимсез рәвештә үтерәчәкмен... Беренче очрак: Борис акылсыз малай иде һәм моңа игътибар бирмәде. Икенче көнне ишек астында әтисе һәм әнисенең киселгән куллары ята иде... Икенче очрак: Оля әлеге хәбәрне ун кешегә генә җибәрде. Шуннан соң ул 25нче каттан сикерде. Өченче очрак: Алисә бик акыллы кыз булып чыкты һәм әлеге хатны унбиш кешегә җибәрде. Ике көннән ул Төркиягә юллама отты. Әле тагын портфелендә ун миллион сум акчага тап булды. Һәм Бабадук аны үтермәде. Вакыт китте, синең ике генә көнең бар”. Алга таба әлеге хәбәрне һич кенә дә әти-әнигә күрсәтергә ярамау турында языла, үтерү белән янау башлана.
Күптән түгел дустымның икенче сыйныфта укый торган кызының телефонына шундый эчтәлектәге хәбәр килгән. Мондый смс-хәбәрләр элек тә килгән, тик кыз әти-әнисенә бу хакта әйтергә курыккан. Барысы да беренче сыйныфта, уку елы башында ук башланган икән. Дөресен генә әйткәндә, әлеге хәбәрне дә әти-әнисе ялгыш кына күреп алган. Баланың телефонында интернет юк, ул бары дус кызлары һәм сыйныфташлары белән генә язышкан. Әлеге хәбәрне дә алар җибәргән. Әти-әниләр, җиде-сигез яшьлек балалары шундый нәрсәләр белән шаяра дип, башларына да китермәгәннәр.
Билгеле, дустым баласының борчулы йөрүен сизеп алган. Мәсәлән, өйдә булмаганда, әти-әнисенә шалтыратып, аларның хәлен сораша торган булган. Ачыктан-ачык сөйләшү барышында кыз телефонына килгән бөтен хәбәрләрне (күбесе юк ителгән) дә сөйләп биргән. Аларның барысы да бер типта, аларда теге яки бу гамәлне эшләргә котырту язылган. Эшләмәгән очракта, үтерү белән янаганнар. Кыз сөйләгән бер очрак әти-әнине шок хәлендә калдырган.
– Бер хәбәрдә төрле биремнәрне үтәргә кушылган иде, – дип сөйләгән кыз. – Беренчесе – яраткан уенчыгыңны тәрәзәдән ташлау, икенчесе – яраткан йорт хайваныңны тәрәзәдән ыргыту, ул булмаса, тәрәзәдән үзең сикерү. Мин бу биремнәрне үтәмәсәм, сезне үтерерләр иде. Тәрәзәдән дөрес итеп ничек сикерергә дип, ике көн уйлап йөрдем, чөнки мин биеклектән куркам, без иң өске катта яшибез бит. Биремнәрне ничек итеп үтим дип, төннәр буе йоклый алмадым.
Ни өчен бу хакта өлкәннәргә сөйләмәдең соң, дип сорагач, кыз елап җибәргән, әти-әнисе өчен куркуын әйткән. Сүз уңаеннан, мондый хәлгә юлыккан балаларның 90 проценты, чыннан да, әти-әнисенә бернәрсә дә сөйләми, хәбәрләрне яшереп яза. Һәм балаларга боларның барысы да уен гына икәнен аңлату урынсыз, аларның аңы шулкадәрле зомбилашкан! Укучы бала кемнеңдер шулай шаяртканын аңлый да кебек, ләкин барыбер эчендә борчу барлыкка килә. Һәм әлеге хәл бердәнбер очрак түгел, балалар арасында мондый язышу Баулыда инде берничә ел бара.
Мондый очракларда нишләргә? Шундый “уеннар” турында баланы ничек кисәтергә? Әлеге проблема буенча эксперт киңәшен “Хезмәткә дан” газетасының 27 ноябрь саныннан укырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев