Акча баладан кадерлерәкме? Баулыда алиментларны түләтү мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итү узды
Баулы районында 223 алиментчы исәпләнә, 100гә якыны алимет түләүдән качып йөри.
Җавапсыз аталар...
– Белгән булсам, баламны аның исеменә язмаган булыр идем, хәзер дәүләттән нинди дә булса ярдәм алыр идем, – дип өзгәләнә ике бала анасы.
Бу юлы да ул “Шәфкатьлелек” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенә ярдәм сорап килгән. Биредә алиментларны түләтү мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итү узды. Анда район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илмира Хөснуллина, опека һәм попечительлек бүлеге, суд приставларының район бүлеге белгечләре катнашты. Әлеге ике бала анасы кабул итүгә көләч йөзле тиктормас улы белән килде. Сабый әнисенең алдында бертуктаусыз боргаланып утырды. Ә алимент мәсьәләсе хатын-кызның өлкән кызына кагылышлы иде. Элекке ире алиментны анда-санда гына түли, моны ул даими эш урыны таба алмау белән аңлата. Алиментын даими түләп бармагач, 140 мең сум бурычы җыелган. Белгечләр ана кешегә суд приставларына мөрәҗәгать итәргә киңәш бирде. Алар исә, башкару производствосы ачарга ярдәм итеп, аның нигезендә, законга яраклы рәвештә бурычны түләтергә мөмкин.
....һәм күке аналар
Балаларына карата җавапсыз аталар гына түгел, баласын аякка бастыруны үз бурычы итеп санамаучы күке аналар да бар. Гражданнарны кабул итүгә килгән ир-атның тарихын ишеткәч, моңа тагын бер кат инандым. Поповка авылында яшәүче ир-атның өч баласы бар, икесе – үзе белән, кечесе анасы белән яши. Гаилә өч ел элек аерылышкан, ата кеше кече сабыена ярдәм итеп тора һәм үзе белән яшәүче ике балага аналарыннан алимент түләтергә тели. Ир-ат әйтүенчә, хатыны беркайда да эшләми, әхлаксыз тормыш рәвеше белән яши, балалары язмышы белән кызыксынмый. Аның 300 мең сум бурычы җыелган.
Ата кеше сүзләренә караганда, мөгаен, хатыны алиментын түләячәгенә өмет юк, шуңа күрә ул аны өч баласына да ана хокукыннан мәхрүм итәргә тели.
– Аның белән кече кызым бернинди тәрбия дә күрмәячәк. Чөнки анасы эчү, күңел ачү турында гына уйлый, ә мин кызымның яхшы шартларда яшәвен телим, – ди өч бала атасы.
Күке ананы ана хокукыннан бары суд тәртибендә генә мәхрүм итеп була. Белгечләр ир-атка, ана кешенең үз бурычларын үти алмау сәбәбен күрсәтеп, аны ана хокукыннан мәхрүм итү дәгъвасы белән судка мөрәҗәгать итәргә киңәш бирделәр. Бу очракта эчкечелек һәм бурыч зур булу хатын-кызны ана хокукыннан мәхрүм итәргә нигезле сәбәп була ала.
“Икенче баламны тапсам, төзәлер дип уйладым”
Киләсе гаилә тарихы, күп кенә башка гаиләдәгечә, бәхетле генә башланган. Танышканнар, туй үткәргәннәр, хатын-кыз балага узган.
Проблемалар беренче бала тууга башланган – ир-ат эчүгә сабышкан, хатынына кул күтәргән, бар эшләп тапкан акчасын исерткечкә һәм күңел ачуга тоткан. Берничә елдан гаиләдә икенче бала дөньяга килгән.
– Башта икенче баламны тапмаска да уйлаган идем, – ди ана кеше. – Ничек тапмыйсың инде? Әтисенең эчүенә, акча эшләмәвенә ул гаепле түгел бит. Икенче баламны тапсам, төзәлер дип уйладым.
Тик аның өмете акланмаган. Хәл кискенләшкән генә. 11 ел бергә гомер иткәч, хатын-кыз аерылышырга гариза биргән. Аларның аерылышуына биш ел, ике балага җыелган алимент күләме – ярты миллионга якын. Хатын-кыз сүзләренә караганда, ире бер тиен дә түләмәгән, балалары белән аралашмый, хәтта азык-төлек тә бирми. Ул Яшел Үзән районында яши, беркайда да эшләми, исерткеч эчемлекләр белән мавыга, әхлаксыз тормыш рәвеше белән яши.
Суд приставларының район бүлеге белгечләре, ир-атны административ яки җинаять җаваплылыгына тарту өчен, судка мөрәҗәгать итәргә киңәш бирделәр. Тагын бер юл бар: ир-атны ата хокукыннан мәхрүм итү. Бу очракта ата кеше киләчәктә балаларыннан алимент түләтә алмаячак.
Килешергә мөмкин
– Килешү артык проблемалардан азат итәчәк, – дигән фикердә суд приставы-башкаручысы Екатерина Садыкова. – Гаилә кодексында мондый форма “алимент түләү турында килешү” дип атала. Бу очракта баланы тәрбияләүче ана алимент түләтү турында гариза белән судка мөрәҗәгать итми. Ата-ана, аерылышса да, икесе дә баланы тәрбияләүдә актив катнаша, ата кеше ай саен билгеле бер сумма түләми, ә матди ярдәм итеп тора. Мәсәлән, азык-төлек, кием-салым ала, түгәрәкләргә йөргәнгә түли.
Бүгенге көндә Баулы алиментчыларының гомуми бурычы 26 алты миллион сумнан артык.
Быел суд приставлары сигез ай эчендә бурычлылардан 881 мең сум акча түләттергән. Мәҗбүр итү характерындагы чаралар нәтиҗәле булган: кемгәдер илдән чыгу чикләнгән, икенче берәүләр транспорт чарасы белән идарә итүдән мәхрүм ителгән, милегеннән һәм банктагы акчасыннан мәхрүм калганнар да бар. Тагын шунысы бар: алимент түләүдән даими төстә качып йөргән өчен бурчылыга җинаять җаваплылыгы яный. Эшкә урнашырга теләмәү, керемнең шактый өлешен белә торып яшерү, башкарма органнарга хәбәр итмичә яшәү урынын алыштыру, эзләүдә булу җинаять эше ачуга нигез була ала.
Әлеге закон бозулар судта дәлилләнсә, алимент түләүдән качып йөрүчегә бер елга кадәр иректән мәхрүм итү рәвешендәге җәза билгеләнергә мөмкин. Баулы районында әлегә мондый җәза кулланылмаган, бик катгый булмаган чаралар гына кулланыла – мәҗбүри яки төзәтү эшләре.
Шуңа да карамастан, хөкемгә тартылу бурычлыга чикләүләр куя. Мәсәлән, ул сайлап куела торган вазифалар һәм җитәкче вазифалар били алмый. Яки федераль хакимият органнарына, мәсәлән, полициягә эшкә урнаша алмый. Алимент түләмәү сәбәпле бер тапкыр хөкем ителгән ата-ананы ата-ана хокукыннан мәхрүм итү җиңелрәк.
Ата һәм ана кеше арасындагы мөнәсәбәтләр ачыклау бик озакка сузылырга мөмкин. Тик бала кайгыртуга, яратуга көн дә мохтаҗ.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев