Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фаҗига

Янгын аркасында йорт-җирсез калган баулылы Инна Петрова тормышын яңабаштан кора

Покров-Урыстамакта яшәүче Инна Петрова белән булган бәла хакында без газетаның 12 сентябрь санында язып чыккан идек.

Сентябрьдә булган янгын
4 сентябрьдә электр үткәргечендә кыска ялганыш аркасында килеп чыккан янгын санаулы минутлар эчендә йортны көл-күмергә калдырган. Инна Петрова ул көнне гомере буе җыйган бар милкен югалтты, бер кат күлмәктән урамда калды. Кызганычка каршы, янгын алдыннан гына йортның иминият срогы чыккан, Инна аны озынайтырга өлгермәгән. Шуңа күрә иминият түләвенә өметләнерлек булмаган. Мәрхәмәтле кешеләр ярдәменә генә өметләнәсе калган.

Агачлар үсеп китә алмаган
Инна белән кабат очрашу өчен Покров-Урыстамак авылына юл тоттык. Узган баруыбызда йорт каршында яртылаш янган чыршылар бар иде. Бу юлы барганда алар юк иде инде. Тернәкләнеп китә алмаганнар, кисәргә туры килгән. Ә элекке йорт урынында бетон блоклардан яңа йорт стеналары торгызганнар, өстенә, түшәм итеп, бетон плитәләр куйганнар.

Инна һәм берничә ярдәмчесе без барганда шунда иде.

–       Менә шулай, мәрхәмәтле кешеләр ярдәме белән йортның стеналарын торгыздык, – дип, бетон стенаны сыйпап, сүз башлады Инна. Бар кешегә зур рәхмәт. Ходай аларны бәла-казалардан сакласын.

Инна безне, нәрсәләр эшләнгәнен карау өчен, йорт эченә дәште. Биредә күп хезмәт куелган, ә эшлисе эшләр тагын да күбрәк. Штукатурланмаган соры стеналар, тутыккан тимерләре күренеп торучы бетон түшәм... Көннәр суыткач, түшәмнән конденсант тама башлаган.

Иннага күз салам. Бу юлы аның күзләрендә өмет чаткылары күренә, һәр әйткән сүзендә киләчәккә өмет сизелә.

–       Эшне кышын да дәвам итәр өчен, бүлмә бүлдек, анда буржуйка куйдык. Әйдәгез, күрсәтәм, – диде. – Биредә без вакытлыча яши торган йорттагыга караганда җылырак. Ул йорт та ремонтка мохтаҗ. Тик аңа вакытым да, акчам да юк. Шуңа күрә монда бер почмакны булса да яшәрлек итәсе иде.

Дөньяда яхшы кешеләр җитәрлек
–       Миңа килгән бәла турында кешеләргә сөйләвегез өчен рәхмәт сезгә, – дип дәвам итте Инна. – Газетада, сайтта мәкаләне укыгач, телевидениедә сез әзерләгән сюжетны карагач, ярдәм тәкъдим итүчеләр күп булды. Оренбург өлкәсеннән, Удмуртиядән акча җибәрделәр. Акчаларны төзелеш материаллары алуга тоттым. Быел көз дә яхшы килде. Ике ай эчендә өйнең стеналарын өеп куюга ирештек. Мәрхәмәтле кешеләр очсызрак бәягә түшәм плитәләре алырга булышты. Тик түбәне ябарга акча юк инде. Ул бик чыгымлы эш бит.

–       Иннаның күршеләренә зур рәхмәт, – дип сүзебезгә Иннаның абыйсы Сергей Чернов кушылды. – Төзелеш эшләре алып барганда, күрше-тирәдәге хатын-кызлар өмәдә катнашучыларны ашатты. Ә ир-атлар бик тырышып эшләделәр. Күршеләр менә дигән! Авылдашларга зур рәхмәт. Беркемне дә аерып әйтә алмыйбыз, һәркем хәленнән килгәнчә булышты.

–       Менә кичә генә Баулыдан пенсия яшендәге бер ир-ат шалтыратты. “Тәрәзәләремне пластикка алыштырам, кирәк булса, искеләрен алыгыз, алар әле начар хәлдә түгел. Әле өч рулон рубероид та бар”, – ди. Ул сентябрь аенда килеп, биш мең сум акча биреп киткән иде инде. Һаман онытмаган безне. Шундый ярдәмчел кешеләр күп икән, – ди Инна.

Күп хезмәт куелган, эшлисе эш тагы да күбрәк
Иннадан тагын нинди ярдәм кирәклеге белән кызыксындык. Хәер, аңа бер нәрсә дә артык булмавы көн кебек ачык. Карашын аска төбәп, болай дип җавап бирде ул:

–       Көндәлек тормышта кирәкле булган әйберләр җитәрлек булды инде. Йорт җиһазларын саклар урын әлегә юк. Хәзер яши торган йортта урын юк, биредә исә түшәмнән тамчы тама. Мондый шартларда җиһазлар бозылыр дип куркам. Йортта бүлмәләрнең стеналарын ясыйсы бар, бүлмәара ишекләр кирәк булыр. Яңа кирәк дип әйтмим, бәлки, ишекләрен яңага алыштыручылар бардыр...

Инна түбәне телгә алмады. Гәрчә хәзерге вакытта аның өчен иң мөһиме  түбәне ябу булса да. Йортның түбәсе ябылганда гына эчке эшләрне эшләргә мөмкин. Әле йортны газ белән тәэмин итү проектын эшләтәсе бар. Ул да бик чыгымлы.

Инна Петрова бездән газета укучыларга, үзе өчен борчылган, булышкан кешеләргә рәхмәт әйтүебезне үтенде. Ә без исә аның сүзләренә өстәп, терлекче булып эшләүче әлеге хезмәт сөючән ханымның әле дә ярдәмгә мохтаҗ булуын әйтәбез. Түбә ябар өчен төзелеш материаллары алырга акча туплый алса, бик яхшы булыр иде. Чөнки баш өстеңдә түбәң булмаса, яшәве кыен.

Кадрия ГЫЙМАЗОВА фотосурәтләре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев