Шофер хатын-кызны бәрдергән һәм качкан
Покров-Урыстамакта авылда яшәүче бер хатын-кызны машина бәрдергән, ул вафат булган.
Авария узган якшәмбедә, 23 августта, кичке сәгать 8ләр тирәсендә булган. Баулы районы ЮХИДИ бүлекчәсе хәбәр иткәнчә, Покров-Урыстамактан 30 яшьлек егет автомобильдә 1957 елгы җәяүлене бәрдергән һәм качкан. Эзләү чаралары барышында, машина йөртүче тоткарланган, шулай ук аның транспорт чарасы да табылган.
Җәяүле Бөгелмә район үзәк хастаханәсендә вафат булган.
Фото: /pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев