Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фаҗига

Шереметьеводагы һәлакәттә 78 кешенең 37се генә исән калган

Кичә кич Шереметьево аэропортына төшкән очкычтагы янгында 41 кеше һәлак булган. Бу мәгълүматны Россия Тикшерү комитеты тарата.

Исән калган пассажирларның исемлеге "Аэрофлот" компаниясенең рәсми сайтында урнаштырылган https://www.aeroflot.ru/ru-ru/news/61326

"Аэрофлот" компаниясе очкычы Мәскәүнең Шереметьево аэропортына төшкәндә яна башлаган. Ул Мурманск шәһәрендә очарга тиеш булган, әмма, янгын чыгу сәбәпле, кире борылырга мәҗбүр булган. РИА Новости агентлыгы янгын электр җиһазлары ватык булу сәбәпле чыккан дип фаразлый. "Очкыч куркынычсызлыгы буенча законнарның үтәлешен тикшерү буенча прокурор тикшерүе билгеләнгән", - дип яза РИА Новости.

"Аэрофлот" һәм Шереметьево авиакатастрофада һәлак булучыларның якыннарына ярдәм күрсәтәчәген белдергәннәр. "Аэропорт һәм авиакомпания җитәкчелеге SU1492 Москва - Мурманск рейсындагы фаҗигане шәхси фаҗига итеп кабул итә, һәлакәттә үлгәннәрнең якыннарына һәм зыян күрүчеләргә мөмкин кадәр ярдәм итәчәкбез", - дип хәбәр итә аларның матбугат хезмәтләре.

Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/hewef_heter/sheremetevodagy-lak-tt-78-keshene-37se-gen-is-n-kalgan/

Фото: видеодан скриншот

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев