Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фаҗига

Күрше төбәктә югалган малай җәсәде табылган

Әниләр темасына талашып, үсмер 10 яшьлек дустын үтерә һәм зиратта ташлап калдыра.

Оренбург өлкәсе Сакмар районы Чапаевское авыл зиратында кар астыннан 10 яшьлек малай җәсәден табып алганар. Җинаять урынын үтерүдә гаепләнүче, мәрхүм малайның 15 яшьлек дусты күрсәтә.

Тикшерү версиясен матбугат чаралары болай тасвирлый: 19 ноябрь көнне дуслар үсмернең әнисе җирләнгән зиратка юл тота һәм “Эчә торган әни бөтенләй булмаган әнигә караганда яхшырак” дигән темага талашып китә. Үсмер кече яшьтәге дустын үтергәнче кыйный.

Югалган малайны Русиянең берничә төбәгендә эзлиләр. Аны Башкортстан, Татарстан, Чувашия, Мордовия һәм Самара аша әтисе янына Ульяновск өлкәсенә киткән дип уйлыйлар.

Тулырак: http://matbugat.ru/news/?id=24108

Фото https://sledcom.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев