Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Динә Гарипова аэропортка барганда юл һәлакәтенә юлыккан

    Кичә иртәнге алты тирәсендә аэропортка юл тотканда Динә Гарипова юл һәлакәтенә юлыккан, дип яза «MK.ru» сайты. Җырчы самолетка соңга кала язган.

    Динә һәм аның администраторы Анна утырган машинаны тизлек яратучы автомобилист бәрдергән. Якташыбыз Щелковское шосседан Чкаловск хәрби аэдромына юл тоткан була. Аэродромнан самолет исә Новороссийскка очасы булган. Бәхеткә, һәлакәттә зыян күрүче булмаган.

    Шулай да авария булган урынга ЮХИДИ хезмәткәрләрен һәм иминият компаниясе вәкилләрен чакыртканнар.

    Җырчы соңга калмасын дип, Гарипованың администраторы башка машина чакыртырга мәҗбүр булган. Нәтиҗәдә Динә самолетка утырырга өлгергән.

    Матбугат.ру

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: