Балтачта ике йорт янып беткән, бер ир-ат имгәнгән
Зыян күрүче авыр хәлдә хастаханәдә ята.
Кичә, 17 майда, 16.22 сәгатьтә Балтачның 8 Март урамында ике йорт яну турында 101 номерына хәбәр итәләр.
Коткаручылар килгәндә 270 квадрат метр мәйданда янгын була.
Янгында 76 яшьлек ир-ат зыян күргән. Аны Балтач районы хастаханәсенә илткәннәр, ул авыр хәлдә.
Янгынны 17.33 сәгатьтә сүндереп бетергәннәр. Фаҗига сәбәпләре ачыклана.
Фото: Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев