Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Авария кеше гомерен өзде

    Бүген, 3 ноябрьдә, “Казан – Оренбург” автомобиль юлында юл-транспорт хәлакәтендә бер кеше һәлак булды.

    Авария шаһитларының сүзләренә караганда, йөк төягән арба таккан “Жигули”, идарәне югалтып, каршы як юлга чыккан һәм “Рено” (такси) җиңел автомобиле белән бәрелешкән.

    Шаһитлар сүзләренә караганда, “классика” йөртүче ир-ат автомобиль салонында кысылып калган, коткаручылар һәм ашыгыч ярдәм килгәнче ул инде вафат булган. Зыян күргән ике ир-ат хастаханәгә озатылган.

    Фото: "АнтиГАИ"

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: