Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фаҗига

Татарстан егете армиядә һәлак булган

Цинк табутта кайткан 20 яшьлек Никита Павловны Тукай районы Бәтке авылында җирләгәннәр.

Никита Павлов тумышы белән Яр Чаллы шәһәре егете. Алар гаиләләре белән ике ел элек Бәтке авылына күченеп киләләр. Бәтке авыл җирлеге башлыгы Максим Ионычев сүзләренә караганда, Павловлар гаиләсе бик тыныч, сабыр холыклылар. Никитадан башка тагын мәктәп яшендәге малайлары һәм кызлары бар. Никита - иң зур бала. Армия сафларына да үз теләге белән, хәрби комиссариаттан сорап диярлек киткән.

Армиягә комиссариатның Тукай районы бүлеге аша 2014 елның көз аенда китә егет. Бурятиянең Улан-Удэ шәһәренә, танклар гаскәренә эләгә. Туган ягына, зарыгып көтеп торган әти-әнисе, якыннары, дуслары янына бер айдан кайтырга тиеш була... Тик аның язмышы бүтәнчәрәк язылган була шул...

- Нилектән үлгәнен, нәрсә булганын беркем дә төгәл генә әйтә алмый. Никитаны җирләргә командирлары да кайткан иде. Ул бары тик хәзерге вакытта тикшерү барганлыгын, егет үлгән җирдә хәрби прокуратура эшләвен, Никита белән бергә булган егетләрдән - аның белән бергә хезмәт итүчеләрдән сораштыру алганнарын гына әйтә алды. Әнисе Южана ханым үлеле-тереле йөри, аңа каравы да авыр. Белүемчә, Никитаны самолет белән башта Бурятиядән Казанга, Казаннан «Бигеш» аэропортына алып кайтканнар. Аны үги әтисе генә алып кайтканын беләм. Кургаш табутны Никита яшәгән йортка алып кереп чыктылар да, аннары туры зиратка киттек. Табутны ачмадылар, - дип сөйләде "Якты юл" газетасы хәбәрчесенә авыл җирлеге башлыгы.

Кара кайгылы хәбәрне Никитаның әти-әнисе 11 сентябрь көнне үк телеграмма белән ала. Бер атна буе йөрәк парәләре - балаларының үле гәүдәсен көтеп яшәгән ата-ананың бу вакытта нинди хәлдә булуын күз алдына китерүе дә авыр. Алла ярдәм һәм күтәрә алмаслык авыр кайгыны кичерергә Ходай Тәгалә түземлекләр бирсен диясе генә кала...

Ф ото: www.tukai-rt.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев