Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фаҗига

Мөселманннар конференциядә шәрә килеш сикереп чыккан кызларны кыйнаганнар (ВИДЕО)

Франциядәге Понтаузе шәһәрендә хатын-кызларның исламдагы роленә багышланган конференциянең эшен өзәргә маташканнары өчен Femen хәрәкәте хатын-кыз активистларын бераз тукмаганнар.

Берәүнең чыгыш ясаган вакытта ярымшәрә кызлар сәхнәгә сикереп менгәннәр, гарәп һәм француз телләрендә лозунглар кычкыра башлаганнар.

Инцидентны тиз арада туктата алганнар, әмма конференциядә катнашучыларның кайберләре кызларга карата физик көч кулланганнар, дип хәбәр итә РИА Новости.

Femen хәрәкәте Украинада барлыкка килә, хатын-кыз активистлар сәяси акцияләр оештыралар, аларны топлесс рәвешендә үткәрәләр. Хәрәкәт 2012 елда Франциядә теркәлгән, аның филиаллары кайбер башка дәүләтләрдә теркәлгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев