Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фаҗига

Беренче курс студентының гәүдәсе бакчачылык ширкәтендә табылган

Кичә 17 яшьлек Марсель Әгъләмовның үле гәүдәсе табылган. Башкалага укырга килгән җиреннән юкка чыккан егетне бер атна эзләделәр.

7 октябрьдә Марсель өеннән чыгып киткән җиреннән кире әйләнеп кайтмый. Аны соңгы тапкыр "Авиатөзелеш" метросы станциясендә күрәләр. Егетнең телефоны берничә көн дәвамында "җавап бирми" башлагач, Мөслим районында яшәүче әти-әнисе улларының юкка чыгуы турында хәбәр тарата.

Егетнең үлеме турында мәгълүмат пәйда булды. Аның үле гәүдәсен Казан читендәге бер бакчачылык ширкәтендә табып алганнар. Территорияне тикшергән вакытта бакчачылык ширкәте рәисе коточкыч табылдыкка юлыга - егетнең асылынган гәүдәсен күреп ала.

- Үз-үзенә кул салган булу ихтималын да кире какмыйм, - дигән егетнең әтисе. - Кесәсендә үлем алдыннан язган хаты бар, диделәр. Әлегә үзем күрмәдем.
Әти кеше улының интернетта уеннар белән мавыгуын да әйткән. Соңгы вакытта, хәтта уеннарга бәйлелек чалымнары да сизелә башлаган. Укырга керсә дә, әлеге гадәтеннән аерыла алмаган. Аннан биздереп, игътибарын укуга юнәлдерергә тырышсалар да, нәтиҗәсез булган.

Чыганак: intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X