Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Әдәби хәзинә

Хатын күңеле

Сезнең игътибарга проза тәкъдим итәбез

Тиктомалдан гына мине хатын яратмый башлады.

Узган атнада туйга барган идек... Шунда кеше ирләренең биегәннәренә, җырлаганнарына сокланып карап утырган иде. Ә мин нәрсә... бии дә, җырлый да белмим. Мәҗлес иң кызу ноктасына җиткәч, биергә-җырларга чакырмасыннар дип, өстәл астына ук иңеп утырам.

«Вәт Җәләйне ир дисәң дә ярый, ичмасам, астагы каттагыларның түшәме ярылганчы бии, җырлый башласа, җырлавыннан хәйран калмаган кеше юк, Флүрәсе һөд-һөд кошы кебек түшен киереп кенә утыра. Бар инде дөньяда бәхетле хатыннар», – дип сөйләшеп кайткан иде туйдан соң.

Ә бүген төн уртасында уянып китте дә:

– Фу, бар әле, Ярлыбай, раскладушкага төшеп ят, синнән одеколон исе килә, йоклый алмыйм, – ди.

Кичә һәвәскәр парикмахер Хәмиткә дача салышкан идем. Шунда йокты микәнни одеколон исе. Хәсрәтемне Хәмиткә дә сөйләдем. Хәлемә керде. Түгәрәк кара сакалын селкетмичә бик озак уйланып утырды да: «Чынлап та, Ярлыбай, биергә-җырларга өйрәнергә кирәк сиңа», – дип, кистереп нәтиҗә чыгарды.

– Ничек итеп?

– Һи, бик ансат ул, – диде Хәмит һәм ташкүмер әрҗәсеннән какмалары шомарып, кайракланып беткән саратский гармун тартып чыгарды. Кара тиргә төшеп тырыша торгач, «Әпипә» көенә тыпырдарга, Җәләй яраткан «Мәк чәчәге» көенә җырларга өйрәндем.

– Тавышың зарарсыз синең, тагын бераз тырышсаң, филармониядә артист булырлыгың бар, – дип канатландырып озатып җибәрде мине Хәмит.

Берничә көн җыр-бию буенча күнегүләр үткәрдем. Атна кич бугай, хатын эштән кайткан чакта мин диванда «Мәк чәчәге»н сузып ята идем.

Мәк чәчәген өздем ялгыш кына,

Чүп үләннәр белән бута-дым...

– Нәрсә, нәрсә? – дип, хатын чишенми-нитми залга атылып керде. – Тузга язмаганны, көпә-көндез яшелле-мөшелле тавышлар белән әшәке такмаклар кычкырып ятасың...

Ах Алла, һичшиксез, миңа булган мәхәббәте сүнгән Вәсиләнең. Югыйсә, ничек инде һәвәскәр паримахер Хәмит мактаган җырымны әшәке такмак дип мәсхәрәләсен!

Әллә, ул-бу булганчы, разводка бирим микән? Юрист белән киңәшеп караргадыр, шәт. Ниләргә генә ир булып тудым икән бу дөньяларга?!

Вәсиләнең һаман җене котыра.

– Нәрсәдер булган сиңа, карт зимагур, кемдер җилкендергән сине, – ди. Ашарга да пешермәде ул көнне. Кухня ягында шапыр-шопыр салкын чәй эчеп, шатыр-шотыр шикәр кимерде дә урынына менеп ятты.

Арабыздагы мәхәббәт кылларының кырыклы кәтүк җебедәй нечкәрүенә эчем пошып, мин дә хатын янына үрмәләдем. Өреп кенә төшерде караваттан. «Күрәсем килми, җенем сөйми, абау, кыяфәтләрең», – ди. Кара кайгыга батып, тагын раскладушкага иңдем. Йоклап та булмый. Башка төрле-төрле уйлар килә. Торып зал ягына чыктым. Көзгегә карадым. Бу кадәр дә ямьсез кеше булыр икән дөнья йөзендә. Әй, Ярлыбай, Ярлыбай, ни бит белән оялмыйча урамнарга чыгып, кеше күзенә күренеп йөрисең син? Көзгенең алдын артка әйләндереп куйдым. Кайнар учларым белән башымны кысып, өстәл янына килеп утырдым. Өстәлдә яткан китапка күзем төште. Чехов. Ачам, укыйм: «Кешенең бөтен җире матур булырга тиеш: йөзе дә, киемнәре дә...» Ярабби, безнең ишегә рәт юк икән бу җиһанда. Комод өстендә хатынның бизәнү әсбаплары. Иннек, кершән, сөрмә, кына, лак, шиньон, кыяр суы, кишер кремы, шалкан мае, унҗиде төрле хушбуй, күгәрчен сөте, елан агуы. Чәчкә шалкан мае сөртеп тарадым да көзгене үземә таба бордым. Ант әгәр, адәм кыяфәте керә башлады. Биткә кишер кремы сылап, массаж ясап җибәрдем. Тагын да чибәрләнебрәк киттем. Кершән савытын ачкач, җилкәмнән ниндидер кул эләктереп алды. Әйләнеп карасам – хатын. Күзләреннән очкыннар чәчеп, салкын идәндә ялан тәпи басып тора. Авызыннан сүзе чыкмый үзенең. Башы селкенә дә иреннәре кыймылдый.

Хатын секунд эчендә сыерчык каурые кебек елкылдап торган чәчләремнән морҗа чистарта торган пумала ясап ташлады.

Ул төнне безнең йортта ут сүнмәде. Уклау сынды. Алты пар чынаяк ватылды. Чиләк төбе төште, урындык арты каерылды.

Өстәвенә, иртә белән фатирга су килүдән туктады. Хатын-кызны беләсез инде. Су булмаса, үзен ярга чыгарып ташлаган балык кебек хис итә. Әй йөри Вәсилә краннарга сынык уклау белән бәргәләп, әй йөри йокысызлыктан кызарган күзләрен угалап. Белешеп чыкты – башка фатирларга килә икән су. Аннары слесарьны чакырып китерде: «Бу арада эшем тыгыз, атна-ун көннән әйләнеп чыгармын», – дип ишеккә юнәлде. Беләм инде мин безнең йорт слесарен – яртыңны куеп сөйләшмәсәң, тәмле телеңне әрәм дә итмә. Мин дәшмим. Отпускадагы кеше булгач, ашыкмыйм, раскладушкага сеңеп гырылдаган булам – йоклыйм, янәсе. Хатын чәйсез-нисез генә шикәр кимерде дә эшкә китте. Ашыйсы килә башлагач мин дә тордым. Коры-сары белән тамак ялгап алдым һәм аермалы ачкыч алып эшкә керештем. Мазутка, корымга батып беттем үзем. Краннардан шаулап су ага башлаганда тәмам хәлдән тайган идем инде. Төн йокламаган кеше бит – юынмый-нитми раскладушкага авып йоклап киткәнмен.

Хатын яңагымнан сыйпап уятты:

– Тор, Ярлыбай, карының ачкандыр, токмач пешердем, ди. Эшләсәң, кулыңнан эш килә бит синең, эшләмисең генә, – ди. – Яратам мин сине, шул мазут исе аңкып торган киемеңне, ди. Үзе тирләгән маңгаемнан чуп итеп үбеп алды.

Фото: татар-информ

Чыганак: http://syuyumbike.ru/news/proza/khatyn-kele

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев