Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Әдәби хәзинә

Куллары йомшак иде...

«Әни шулай уята иде», – дигәне бар абыйсының. Таһир әнисенең иркәләгәнен хәтерләми. Кулының ниндилеген дә белми.

Тәрәзә пәрдәсенең бер чите ачылып калган икән, шуннан кергән кояш яктысы иркәләп уятты Таһирны. Абыйсы торган инде. Аның кухня якта кыштырдап йөрүен, анда-санда савыт-саба шалтыратып куюын ул беркавым тын гына тыңлап ятты. Ниһаять, җай гына ишек ачылды. Таһир кабат күзләрен йомды, йоклаганга сабышты. Абыйсы, иелеп, энесенең маңгаена кагылды, чәчләреннән сыйпады. Куллары кытыршы, салкын иде. Шулай да Таһир абыйсының нәкъ менә шулай сак орынуын ярата, иркәләп каравын тоя, шуңардан гаҗәеп рәхәтлек сизә.

«Әни шулай уята иде», – дигәне бар абыйсының. Таһир әнисенең иркәләгәнен хәтерләми. Кулының ниндилеген дә белми.

Әниләре аларны Таһир кечкенә чакта ук ташлап киткән. Аракы белән дуслашкан да, өйдән чыгып киткән. Моны башына һич сыйдыра алмый ул. Исерек әтиләрне күргәне бар, эчкече әниләр нинди була? Белми.

Кайчак күрше апалар малайны кочаклап алалар да, туп-туп итеп сөяләр: «Ана назы күрмисең шул син, бала, бәхетең юк» – диләр. Андый чакта Таһирның күңелгә тия торган хушбуй исеннән тыны кысыла, кулларыннан тизрәк ычкыну ягын карый. Ачуы кабара, аларның кызгануын яратмый. Ничек инде бәхете булмасын? Аның әтисе бар, абыйсы бар. Эштән арып кайтып, караңгы чырай белән йөрсә дә, сумка тутырып тәмле ризыклар алып кайта әтиләре. Йокларга яткач, өстенә юрганын ябып куя. Әтисенең куллары да абыйсыныкы шикелле кытыршы. Шулай да ул сыйпап алуга, оеп йокыга китә Таһир.

Абыйсының гына кайвакытны: «Әнине төшемдә күрдем» – дип күңелсезләнеп йөргән чаклары була. «Бәлки кайтыр әле» –дип өметләнә. Нигә көтә аны абыйсы? Әнидән башка да яшәп була бит. Шуны аңламый мени?

Бүген нинди көн икәнлеген онытып җибәрдең ахры син, – дип дәште абыйсы. Ә, әйе шул. Таһир йокысыннан шунда ук айныды, сикереп торып, аннан-моннан гына урынын җыештырып куйды. Җәһәт кенә юынып керде. Ашамыйча чыгып китәргә дә әзер иде хәтта.

Беренче мәртәбә мәктәпкә барачак ул бүген. Бөтен кирәк-яракны кичтән үк әзерләп куйдылар. Әтисе, кулына тотып барасы чәчәк бәйләменә хәтле алып кереп бирде. «Үзем озата алмыйм, эш бит... Смена, – дип уфылдады – Иртәгә абыең илтер яме».

... Мәктәп ишек алдындагы тамашаны күреп шаккатты Таһир. Ул кеше, ул кеше! һәрберсе кочак-кочак чәчәк күтәргән, гөр килешәләр, көлешәләр.

Әнә, күрәсеңме теге матур апа­ны? дип төртте абыйсы. Шул була инде синең укытучың. Бик әйбәт апа ул, мине дә башта шул укытты... Кара, безнең әнигә охшаган бит ул.

Бусын менә аңламады Таһир. Әнигә охшагач әйбәт була димени инде?

Теге апа да болар каршына килде. Елмаеп исәнләште. Таһир аңа күзләрен тутырып-тутырып карап торды. Күңелен нигәдер моң басты. Укытучы апа да борчылып:

«Авырмыйсыңдыр бит, кәефсез күренәсең?» дип сорады. Үзе җайлап кына Таһирның маңгаена кагылды, чәчләреннән сыйпады.

Куллары йомшак иде аның. Кайчандыр шундый йомшак кулларны да тойганы бар икән бит Таһирның. Әллә нишләп керфек төпләре кызышты, рәхәтләнеп бер елап җибәрәсе килде. Тамагындагы төерне йота алмый азапланды. Укытучы апасы исә аның чәчләрен аралады да аралады...

Ләлә САБИРОВА

http://syuyumbike.ru/medeniyat/proza/?id=4034

Фото https://pixabay.com

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев