Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Әдәби хәзинә

Истән чыкмыйсың, Сәгадәт абый...

Хөрмәтле хезмәттәшебез, талантлы һәм саф күңелле, ихлас йөрәкле кеше Сәгадәт Әхмәтшинга бүген 66 яшь тулган булыр иде.

Мәкерле үлем хезмәттәшебезне бездән бик иртә алып китте. Истәлеккә шигырьләре, хисле һәм нечкә юморлы язмалары, рәсемнәре генә калды. Хәер, күңелләребездә аның турындагы җылы хатирәләр дә калды. Хезмәттәшебезне сагынып, бүген аның кайбер язмаларын сезгә дә кабат тәкъдим итәргә булдык.

 

Космоска “очырганнар”

Тәлгать Җәләев исеме өлкән буын кешеләренә яхшы таныш. “Хезмәткә данрайон газетасында хәбәрче булып эшләгән чакларында ул нефтьчеләр һәм бораулаучылар тормышын киң яктырта иде. Авыл хуҗалыгы темасын да читләтеп үтмәде, гомумән, тормыштагы һәрбер яңалыкны үз каләме, үз күңеле аша үткәрергә омтылып яшәде.

Тәлгать ага, заманында Ютазы район газетасында мөхәррир урынбасары булып эшләгән чакларындагы бер мәзәк хәлне сөйләп, барыбызны да хәлдән тайганчы көлдергән иде.

Дөньяны шаулаткан – Юрий Гагаринның космоска очкан чаклары була бу. Газетаның беренче битенә “Гагарин – космоста” дип, космонавтның рәсемен бирәләр.

– Икенче көнне килеп, газетаны кулга алуга, куркудан чәчләребез үрә торды – Гагарин рәсеме урынында безгә кулына чыбыркысын тоткан Кырымсарай авылы көтүчесе карап тора иде, – дип, Тәлгать абый үзе дә түзә алмыйча пырхылдап көлеп җибәргән иде.

Шулай итеп, редакция көтүчене космоска “очыра”. Әлбәттә инде, газета таратылмый, тираж юк ителә һәм кабаттан дөресләп бастырыла.

Ә хикмәт менә нәрсәдә икән. Басу машинасы “дөбер-шатыр” эшләгән вакытта, цинкография ысулы белән фотосурәт төшерелгән клише ябышкак тасмадан кубып, каядыр “оча”. Печатница аны табып алып, кабат ябыштырып куя, әмма ләкин ул аны идәндә аунап яткан башка бер клише белән бутаган булып чыга.

Көтүчене космоска “очыру”, билгеле ки, эзсез генә үтми – мөхәрриргә партия райкомы бюросында “утлы табага” басарга туры килә.

Шәпкил шәп егет
Совет заманнарында ирсез бала тапкан хатыннарга күпмедер күләмдә пособие бирелгән. Урыссу бистәсендә яшәүче Җәмилә дә шундый язмышка дучар була. Пособие турында ишетеп, баласын күтәрә дә район үзәгеБаулыга юл тота бу. Ул елларда Урыссу Баулы районына карый. Райсобеста: “Атасы кем? Таныклыкта атасының исемен күрсәтмичә, пособие бирә алмыйбыз”, – дип, каршы төшәләр. Җәмилә ике дә уйлап тормый, баланың атасын Шәпкил Тәфкилев дип яздыра да, ун тәңкәлек пособиесен алып, сөенә-сөенә кайтыр юлга чыга.

Берничә көннән соң райсобеска шул ук Урыссудан бала күтәреп берьюлы ике хатын-кыз килеп керә. Алар да ирсез бала тапканнар, аларның да пособие артыннан килүләре икән. Пособие бирү кагыйдәләрен аңлатып, балаларның аталарының кем икәнлеген сорагач, болары да югалып калмый, икәүләшеп: “Шәпкил Тәфкилев”, – дип, райсобес хезмәткәрләрен таң калдыралар. Тегеләре дә чая теллеләр: “Шәп егет бу Шәпкил Тәфкилев”, – дип озатып калалар боларны.

Бу минем гомерлек халәтем
Тыныма буылган  уйлардан
Тапмасам арыну әмәлен,
Ашыгам мин синең каршыңа,
Хак кылыч – алиһәм-әҗәлем.

Тапмасам арыну әмәлен
Бу җанның газаплы утыннан,
Меңдәрья ярында калсам да,
Көл булып янсам да – үкенмәм.

Әманәт чылбыры чыңыдай
Күкләргә ашарлык манзара:
Елмаям, абынам, сөртенәм –
Күзләрне мәңгелек моң сара.

Бу минем гомерлек халәтем –
Кытыршы дөньямның юл чаты.
Умырык болытлар эченнән
Тагын бер якты көн – таң атты...

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев