Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Әдәби хәзинә

Баулылы Римма Яруллина: “Әдәби марафон” – китап уку марафоны гына түгел”

1 апрельдә XIX Дөньякүләм “Әдәби марафон” башлана.

Газета укучыларны “Әдәби марафон”ның  үзенчәлекләре белән таныштыру өчен, безнең районда беренче әдәби марафончы Римма Яруллина белән әңгәмә кордык.

– Газета укучыларга “Әдәби марафон” проекты турында бераз мәгълүмат биреп узыйк әле.

“Әдәби марафон” – 2017 елдан бирле Татнетны үстерү фонды һәм Татарстан язучылар берлеге оештыра торган онлайн проект ул. Проект авторы –  “Белем.ру” оешмасы һәм “Татнетны үстерү фонды” җәмгыяте директоры Раил Гатауллин. “Әдәби марафон”ның максаты – кешеләрдә татарча әдәби әсәрләр, китап һәм журналлар уку гадәтен  формалаштыру аша татар шәхесен камилләштерү. Ул елына дүрт тапкыр үткәрелә: 1 гыйнвардан, 1 апрельдән, 1 июльдән (балалар өчен) һәм 1 октябрьдән башлап. Быел 1 апрельдә башланачагы – унтугызынчы “Әдәби марафон”, мин үзем алтынчысыннан кушылып киттем.

– Марафонга кушылырга теләгән кеше нәрсә эшләргә тиеш? Аның билгеле бер кагыйдәләре бармы?

Әдәби марафон”нда катнашуның иң беренче таләбе – телефонда яки компьютерда татарча клавиатура булу. Проектның кагыйдәләре гади: 21 көн дәвамында татарча әсәрләр укырга һәм әлеге әсәрдән иң кызыклы өзекләрне, махсус хэштеглар өстәп, ВКонтакте социаль челтәрендә үз сәхифәңә куеп барырга кирәк. Текстыңны фотолар, җырлар белән тулыландырырга мөмкин. Бу өзекләр башкаларны да мавыктырырлык, аларга файда китерерлек булcын.  Барлык кагыйдәләрне төгәл үтәүчеләр финалга чыга. Элегрәк финал тантанасы Казанда үткәрелә иде. Ә узган елны “Әдәби марафон” финалы елга бер тапкыр Сабан туе форматында узды.

– “Әдәби марафон”да катнашуның файдалы яклары турында сөйләшик әле. Шәхсән Сезгә ул нәрсә бирде?

– Иң беренчедән, “Әдәби марафон” ябышып китап укырга өйрәтә. Яхшы гадәт 21 көн дәвамында формалаша, диләр бит. Раил Гатауллин әйткәнчә, “Әдәби марафон” – үз-үзеңне үстерү проекты ул. Чынлап та, әдәби марафонга кушылып киткәч, күп нәрсәгә өйрәндек. Шәхсән мин үзем социаль челтәрләрдә эшләргә өйрәндем. “Әдәби марафон” – китап яратучылар марафоны гына түгел, үзен үстерергә омтылган кешеләр проекты да. Ул вакытны тигез итеп бүләргә, заман белән бергә атларга өйрәтә. “Эшегез юк, шуңа марафоннарда утырасыз”, – дип әйтүчеләр бар. Мин бу фикер белән килешмим. Без үз эшебезне дә эшлибез, гаиләгә дә вакыт табабыз, марафоннарда да катнашабыз.

– “Әдәби марафон”да Баулы районыннан катнашучылар күпме?

– Башка районнарда йөзләгән марафончы булуны исәпкә алганда, безнең районда катнашучылар күп түгел. 20-25 кеше катнашкан вакытлар булды, хәзер кимрәк. Күпләр, ни өчендер, төшеп калды. Хәер, һәркемнең үз теләге. Шәхсән мин анда үзем өчен катнашам, китап уку шулкадәрле рәхәт бит ул. Бергәләп укыйбыз, башкаларның өзекләре белән танышып барабыз, аралашабыз. Ә баулыларның пассив булуына аптырыйм мин. Безнең районнан, нигездә, китапханәчеләр, тәрбиячеләр, укытучылар катнаша. Тик алар да бик кызыксынып кушылмый кебек. Арада бик бирелеп катнашучылар да бар.

– Баулыларны “Әдәби марафон”га ничек җәлеп итәргә була?

– Мин, “Хезмәткә дан” газетасы аша халыкка мөрәҗәгать итеп,  баулыларны марафонга җәлеп итәргә тырышып караган идем. Кызганычка каршы, кушылучылар күп булмады. Баулылар яңа башлангычларны дәррәү күтәреп алмый бит ул.  Ә болай, гомумән, Баулыда татарча китап укымыйлар, дип әйтмәс идем. Китап җене кагылган кеше гомере буе китап укый инде ул. Мин аларның күбесен “Әдәби марафон”га чакырып карадым. Алар: “Китапны ниндидер кысаларга сыйдырып укымыйбыз”, – дип җавап бирделәр. Тагын шунысы бар: марафонга кушылып китү кайбер кеше өчен кыен бирелергә мөмкин. Аның өчен билгеле бер күнекмәләр булу кирәк. Мәсәлән, компьютерны яхшы белү, текстны җыю, хештеглар кую.

– Сез кайсы авторларны аеруча яратып укыйсыз?

– Марафонда катнаша башлагач, мин  хәзерге заман авторлары белән шәхсән таныштым. Мәсәлән, Гүзәл Галләмова, Гөлсинә Галимуллина, Гөлнур Айзатның китаплары тормышчанлыгы белән күңелгә кереп калды. Классиканы да бик яратып укыйбыз. Ә менә 1 апрельдә башланачак “Әдәби марафон”да баулылар белән якташ язучыбыз Фәнис Яруллинның иҗатына өстенлек бирергә булдык.

“Әдәби марафон” турында тулырак мәгълүмат биредә https://vk.com/wall-143856908_14515

ФОТО: ШӘХСИ АРХИВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев