Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Әдәби хәзинә

Баулыда Муса Җәлилне искә алдылар

15 февраль – герой-шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне. Шул уңайдан Баулы балалар үзәк китапханәсендә “Гомерем минем моңлы бер җыр иде” дип аталган кичә үтте.

Бүген балалар үзәк китапханәсендә Муса Җәлилнең шигырьләре яңгырады. Китапханәчеләр 2нче мәктәпнең 5нче сыйныф укучылары өчен тарихи хәтер сәгате уздырдылар.

Балалар шагыйрьнең тормыш юлы, бала чагында иҗат иткән,  “Моабит дәфтәрләре”нә кергән шигырьләре белән таныштылар. Үзләре дә Муса Җәлилнең шигырьләрен сәнгатьле итеп укыдылар.

Укучылар игътибарына “Үлемне җиңгән җырлар” дип исемләнгән китап күргәзмәсе дә тәкъдим ителде. Анда шагыйрьнең җыентыклары, Муса Җәлил һәм аның әсирлектәге иптәшләре, аларның фаҗигале язмышлары турында замандашлары истәлекләре урын алды.  

Чыганак:https://www.instagram.com/subaevalandysh/?utm_source=ig_profile_share&igshid=ua3pcgf72c0k

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X