30 декабрь 2025 яңалыклары
-
Кадерле баулылар – газетабызның тугры дуслары!
Үтеп баручы 2025 елда Баулы районына һәм “Хезмәткә дан”га 95 ел тулды! Безнең газета – районның тере елъязмасы, без аның белән бергә зур юл уздык. Баулы тарихы һәм безнең басмабыз аерылгысыз. Газета һәрвакыт район халкы белән янәшә атлады, аларның тормышын, борчу-мәшәкатьләрен һәм шатлык-сөенечләрен чагылдырды.
-
Балалы гаиләләргә яңа түләү барлыкка киләчәк: аны кем ала алачак һәм аны ничек рәсмиләштерергә
Балалы гаиләләр керем салымының бер өлешен кире кайтара алачак.
-
Утлы кызыл ат килә
Кытай календаре буенча 2026 ел символы — Утлы кызыл ат. Ул көч, үҗәтлек, энергия һәм бәйсезлекне гәүдәләндерә. Бу сыйфатларны ут стихиясе көчәйтә, тагын да күбрәк дәрт, амбицияләр һәм иҗади энергия өсти.
-
Татарстанда бер айда сәнәгать җитештерүе 9,1%ка кимегән
Татарстанда сәнәгать җитештерүе индексы (СҖИ) 2025 елның ноябрендә октябрь белән чагыштырганда 9,1%ка кимеп, 90,9% тәшкил иткән. Шул ук вакытта, еллык исәптә республика сәнәгате үсешен саклап калган. 2024 елның ноябренә карата индекс 10,6%ка арткан, дип хәбәр итә Татарстанстат мәгълүматлары.