Баулы ветераны олуг юбилеен билгеләп үтте
Баулы шәһәрендә яшәүче хезмәт ветераны Равия Насыйбуллинага 90 яшь тулды. Аңа һич кенә дә үз яшен бирерлек түгел. Ул әле дә актив тормыш рәвеше белән яши: көн дә саф һавада йөри, кул эшләре белән мавыга, чәчәкләр үстерә.