Кер юу машинасындагы гөмбәчекләрне бетерү ысулы
Кер юу машинасының ишеген ныклап тота торган резинканы кер юганнан соң яхшылап, коры чүпрәк белән сөртергә кирәк. Болай эшләмәгәндә анда кара төстә гөмбәчекләр барлыкка килүе ихтимал. Нәтиҗәдә бу кара таплар үпкә авыруларына, аллергиягә китерергә мөмкин.