Баулы эшмәкәрләре Башкортстанда тәҗрибә уртаклашты
Туймазы районы Төмәнәк авылында урнашкан “Бабай утары” этнографик комплексында, Бөтенроссия татар авыллары форумына әзерлек кысаларында, эшмәкәрләр фестивале узды. Анда Баулы районыннан авылларда гаилә бизнесын алып баручы дүрт гаиләдән сигез кеше катнашты. Алар, эш башлау тарихы, эш юнәлешләре хакында сөйләп, башка төбәкләрдән килгән эшмәкәрләр белән тәҗрибә уртаклаштылар.