«Бәлки миңа иремнән китмәскә кирәк булгандыр?...»
Кешеләр кебек, язмышлар да төрле була. Берәүләргә өеп бирелгән бәхет, икенчеләргә чеметеп кенә бирелә. Күп балалы гаиләдә туып-үскән Зилә апа да (исеме үзгәртелде) үсмер чагында бәхетле гаилә корырга, балалар үстерергә, олыгайган көннәрендә оныкларына дәү әни булып, аларның бәхетләренә сөенеп, парлы канаты белән картлык көзен бергә каршы алырга хыяллана. Тик, нигәдер, аның тормышы үзе уйлаганча гына барып чыкмаган шул.