Баулы нефтьчесе әтисенең эшен дәвам итә
Теләсә кайсы предприятиенең уңыш нигезе - үз эшенең осталары булган көчле кадрлар. Ә андыйлар «Баулы» ЛПДСында байтак. Шуларның берсе - контроль-исәпләү приборлары һәм автоматика (КИПиА) инженеры Линар Галимов. Предприятиегә аяк басканда яшь студент булган егет еллар дәвамында, акыллы остазлары ярдәме белән, тәҗрибә туплаган.