Хәбәрләр (2015 ел, 21 июль чыгарылышы)
Темалары: - Татарстанда эшләүче 30 уникаль программаларның берсе - торак мәсьәләсен хәл итүгә юнәлтелгән. Президент программасы нигезендә яшь гаиләләрне, ятим балаларны, социаль ипотека буенча бюджет өлкәсендә эшләүчеләрне торак белән тәэмин итәләр. - Үткән атнада полиция телефонына 119 хәбәр килеп ирешкән. Шуларның 10сы җинаятьләр турында. Бу хакта дүшәмбе киңәшмәсендә эчке эшләр...
Темалары:
- Татарстанда эшләүче 30 уникаль программаларның берсе - торак мәсьәләсен хәл итүгә юнәлтелгән. Президент программасы нигезендә яшь гаиләләрне, ятим балаларны, социаль ипотека буенча бюджет өлкәсендә эшләүчеләрне торак белән тәэмин итәләр.
- Үткән атнада полиция телефонына 119 хәбәр килеп ирешкән. Шуларның 10сы җинаятьләр турында. Бу хакта дүшәмбе киңәшмәсендә эчке эшләр бүлеге начальнигы Руслан Лавров сөйләде. Иң аяныч хәбәрләренең берсе - Кырымсарай авылы янында хатын-кыз мәете табылу.
- Ураза тоткан мөселманнар 17 нче июль көнне иртүк гает намазына җыелды. Татарстан мәчетләрендә гыйбадәтне 150 меңгә якын кеше кылган. Баулының төнъяк - көнбатыш өлешендә урнашкан "Өмет" мәчетендә узган гает бәйрәменнән репортаж.
- Баулы районы басуларында урып-җыю эшләре гөрли. "Кызылъяр» хуҗалыгы купъеллак үләннәрдән 1000 тонна печән әзерләгән. Бүгенгесе көндә сенаж әзерләү бара.
- Авыл почта бүлекчәсендә кадрлар проблемасы килеп чыгу нәтиҗәсендә Исергәптә яшәүче кайбер кешеләр 2015 елның икенче яртыеллыгына район газетасына һәм башка яраткан басмаларына языла алмый калган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев