Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Баулы телевидениесе

Хәбәрләр (18 август 2015 ел)

Чыгарылышның төп темалары:

- Үткән атнада полиция бүлеге телефонына 69 хәбәр килеп ирешкән. Шуларның 4се җинаятьләр турында. Бу хакта эчке эшләр бүлеге начальнигы Руслан Лавров дүшәмбе киңәшмәсендә сөйләде.

- Татар Кандызы авылында халык җыены булып узды. Биредә яшәүчеләр район җитәкчеләренә үзләрен борчыган сорауларны яудырды. Бу хакта тулырак алдагы видеоязмада.

- Туган ягында - Баулы районы Исергәп авылында җирләнгән татар язучысы, публицист Миргазиян Юныс каберенә таш куелды.

- Үткән шимбә Рәхилә Сабирова, оныкларының оныкларын күрергә насыйп булган "нәнәй", үзенең бер гасырлык юбилеен билгеләп үтте.

- Бөек Ватан сугышы ветераны Исмәгыйл Садрисламов 95 яшьлек туган көнен бәйрәм итте. Баулы муниципаль районы башлыгы Рамил Гатиятуллин юбилярга Россия президенты Владимир Путинның котлау хатын тапшырды.

- Җомга көнне Баулы шәһәренең Октябрь мәйданында Татарстанның халык артисты Искәндәр Биктаһировның концерты узды. Җыр бәйрәме башланыр алдыннан Россиянең яшь гражданнарына паспортлар тапшырдылар һәм Баулы районының һәм "Хезмәткә дан" газетасының 85 еллыкларына багышланган "Туган як бизәкләре" бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләделәр.

- Баулы районында кече авыл көнен үткәрделәр. Шимбә көнне Томбарлы авыл җирлегенең Шәмәй авылында бәйрәм гөрләде.

- "Нефтьче" стадионында җирле инвалидлар оешмасы әгъзалары ГТО нормаларын тапшырдылар. Бу үзенә күрә тиздән узачак инвалидларның республика спартакиадасына әзерлек иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев