Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Баулы телевидениесе

Хәбәрләр 17.11.2015

Чыгарылышның төп темалары:

1. Шәһәрне су белән тәэмин итү бу атнада да өзеклекләр белән булачак. Бу хакта дүшәмбе эшлекле аппарат киңәшмәсендә «Водоканал» оешмасы директоры Гамил Ибраһимов хәбәр итте. Өлешчә төзекләндерү эшләре дәвам итә.

2. Кышкы чор торак-коммуналь хезмәтләр өчен җаваплы һәм сынау чоры. Юл хезмәтләренә куелган төп бурычларның берсе- халыкка тоткарлык тудырмыйча, юлларны чистарту.

3. Һәрберебез тынычлык һәм дуслык яклы. «Өмет» мәчетендә имамнар җыелышы узды. Киңәшмәнең максаты- экстримистлык һәм террорчылык юнәлешләреннән безнең район халкын саклау.

4. Баулы шәһәрендә гомер итүче Мөшфикә Нургали кызы Шәнгәрәева 90 яшен тутырган.

5. 13нче ноябрь - Халыкара сукырлар көне билгеләп үтелде, шуңа багышланган чара үзәк китапханәдә узды.

6. Ноябрь аенда халыкара толерантлык көне билгеләп үтелә.Нәрсә соң ул- толерантлык. Бу сорауга җавапны балалар үзәк китапханәсендә эзләделәр.

7. Быел Баулы районы юлларында 9 кешенең гомере өзелгән. Якшәмбе көнне үзәк мәйданда безнең район кешеләре дә Бөтендөнья юл-транспорт фаҗигаләре корбаннарын искә алу көнен билгеләп үтте. Әлеге көнгә багышлап акция узды.

8. Универсаль спорт залында «КЭС-баскет» баскетбол лигасының мәктәп чемпионаты буенча традицион муниципаль этабы булды. Ярышларда район мәктәпләреннән 17 команда катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев