Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Баулы телевидениесе

Хәбәрләр 10.11.2015

Чыгарылышның төп темалары:

1. 10 нчы ноябрь Россия Федерациясе эчке эшләр органнары хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Шул уңайдан Муса Җәлил исемендәге мәдәният йортында тантаналы чара - зур концерт узды.

2. Беренче буран кайбер авылларга баручы мәктәп автобусларына комаучалаган. Юлларны чистарту, налог җыю һәм башка мәсьәләләр Баулы муниципаль район башлыгы Рамил Гатиятуллин җитәкчелегендәге эшлекле дүшәмбедә каралды.

3. Билгеле булганча, шушы көннәрдә Россия Мисырга самолет рейсларын туктату карарын кабул итте. Бу исә Татарстанда да республика туристларын туган якларына кайтару проблемасы тууга китерде.

4. 7 ноябрь көнне Октябрь революциясенең 98 еллыгы билгеләнде. Коммунистлар партиясенең җирле бүлекчәсе әгъзалары Баулы шәһәренең Октябрь мәйданында, Ленин һәйкале янында очраштылар.

5. Поповка урта мәктәбе ярты гасырлык юбилеен билгеләп үтте. Бәйрәмгә мәктәпне тәмамлаучылар, укучылар, укытучылар, бөтен авыл халкы җыелган иде.

6. Муса Җәлил исемендәге мәдәният йортында Баулы татар халык театры « Ана хөкеме » дип исемләнгән спектакльне сәхнәләштерде. Әлеге спектакль беренче тапкыр моннан биш ел элек, Җиңүнең 65 еллыгына куелган иде.

7. 31 нче октябрь Россия өчен тагын бер кайгы алып килде: Мисырдан Санкт-Петербургка кайтучы самолет һавада җимерелеп төшеп, 224 кешенең гомере өзелде. Шул уңайдан Баулының яшьләр белән эшләү бүлеге хезмәткәрләре акция уздырды.

8. Баулы телевидениесе октябрь аенда Гөлшат Хафизова һәм тумыштан балалар церебраль параличы белән авыру сабыйлары Алмаз белән Азалия турында видеоязма күрсәткән иде. Игезәкләрнең әнисе Баулы телевидениесе һәм « Хезмәткә дан » газетасы аша балаларын дәваларга ярдәм күрсәтүләрен үтенде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев