Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Баулы телевидениесе

Баулы районы авылларында узган елга нәтиҗәләр ясала

Чираттагы халык җыены бүген Татар Томбарлы авылында узды. Бирегә район хакимияте вәкилләре, төрле оешма җитәкчеләре килде. Томбарлылар аларга борчыган сорауларын бирә алды.

Иң әүвәл җыелганнар алдында авыл җирлеге башлыгы Эльвир Ямалетдинов чыгыш ясады, ул узган ел нәтиҗәләрен яңгыратты. Чыгышында авыл җирлегендә туган кыенлыклар турында да сөйләп үтте. Шулар арасында салымнар, балалар бакчасы, су өчен тиешле суммалар түләнмәве, мәдәният йорты, мәчет һәм мәктәп биналарына төзекләндерү эшләре кирәклеге турында әйтелде.

- Зур мәсьәләләрнең берсе булып суга түләмәү тора. Авыл халкына шуны аңлатасы килә: әгәр без суга акчаны җыймасак, скважинаны эшләтүгә кулланган электр өчен түли алмыйбыз. Бу очракта электроэнергия өзелә һәм скважина эшләүдән туктый, су гел дә булмый, - дип кисәтте томбарлыларны Эльвир Ямалетдинов.

Барлык авыллар җыеннарында күтәрелгән мәсьәлә - ФАПта телефон элемтәсе булмавы да искә алынды.

Халыкны теңкәсен корыткан сорау - чүп җыю булып чыкты. Кемнедер бу эш өчен түләнелә торган акча күләме, башкаларын чүп җыю машинасының килү вакыты кәнәгатьләндермәде.

Тулырак мәгълүматны сез «Хезмәткә дан» газетын укып, Баулы телевидениесен карап белерсез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев