Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Һава торышы

Үзәк Россиягә "Һиндстан җәе" кайчан килә?

Бу көннәрдә төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә температура 2–4 градус җылы булыр дип көтелә.

Сишәмбе көнне үзәк Россиягә әбиләр чуагы килә. Илнең үзәктәге территорияләрендә җылы һава торышы атна азагына кадәр дәвам итәчәк. Бу турыда Гидрометеорология үзәгенә сылтама белән «Интерфакс» хәбәр итте.

«Яңгырлы атлантик циклон урынына югары басымлы өлкә киләчәк. Сишәмбедән башлап, аяз, җылы  һава торышы башлана. Шимбәгә кадәр шундый һава торышы саклана. Якшәмбе көнне бераз яңгыр явачак. Бу көннәрдә һава 15–17 градуска кадәр җылыначак», диелгән әлеге хәбәрдә.

Төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә температура 2–4 градус җылы булуы мөмкин. 

«Салкыннар узгач, Россиянең үзәк төбәгенә әбиләр чуагы килә. Моны Һиндстан җәе дип тә атыйлар. Кемгә ничек ошый, шулай атый», диелгән ведомство хәбәрендә.

Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/copayjavap/z-k-rossiyag-chirattagy-bil-r-chuagy-indstan-e-kaychan-kil-/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев