Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Һава торышы

Татарстанда көннәр суыта

Бүгеннән Татарстанда салкынайта. Бу хакта Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

“Киләсе көннәрдә Татарстанда һава торышы үзгәрәчәк. Урыны белән юеш кар явачак һәм шактый суытачак. Юлларның кайбер урыннарында бозлавык булырга мөмкин”, - диелгән фаразлауда.

9 ноябрьдә Татарстанга салкын Арктика һавасы киләчәк. Төнлә һава температурасы 0...-5 градус, көндез +4...-1 градуска кадәр булачак.

Көннәр атна ахырына кадәр тагын да салкынаячак. Шимбә төнлә -3..-8 градус, көндез температура бары тик -1 градуска кадәр генә күтәреләчәк. Якшәмбе Татарстанда салкын Арктика антициклоны хөкем сөрәчәк, ул төнлә һәм көндез дә түбән температура алып киләчәк. Явым-төшем көтелми.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/11/07/174717/

Фото https://pixabay.com

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев