Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Һава торышы

Интертаттан 3 октябрьгә һава торышы һәм ай календаре

3 октябрьдә Татарстанда аязучан болытлы һава көтелә.

Күпчелек районнарда яңгыр явачак. Җил көньяк-көнбатыштан, уртача тизлектә. Төнлә һава температурасы +3..+8˚, көндез +11..+16˚ градус. 

3 октябрь.

Кимүче ай. Ай кысла йолдызлыгында.

Яшелчә бакчасы

Озак вакыт саклау өчен тамыразыклар җыярга киңәш ителми.

Туфракны казу, түтәлләр ясау. Кышкы сарымсак утырту өчен соңгы срок. Кәбестә тозлау өчен уңышлы вакыт

Чәчәк түтәле

Лалә һәм башка суганчалы чәчәкләрне утырту өчен соңгы срок. Гладиолус суганчаларын һәм дәлия чәчәгенең тамыр бүлбеләрен казып алу. Декоратив агач һәм куакларның өстен ябу.

Бүлмә гөлләрен ашлау.

Җиләк-җимеш бакчасы

Агач һәм куак асларына компост чәчү. Яшь агачларның кәүсәләрен тычкан һәм куяннардан саклау өчен бәйләп куярга кирәк. Җимеш бирүче һәм декоратив культураларның өстен ябу.

Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/hawa_toryshy/intertattan-3-oktyabrg-ava-toryshy-m-ay-kalendare-/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев